Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Ислам Русиядә» фотобәйгесе башланды


«Ислам Русиядә» фотобәйгесендә милләтенә, диненә карамый теләсә кем катнаша ала. Бары тик тәкъдим ителгән эшләр генә Русия мөселманнары тормышын яктыртырга тиеш.

Мәскәүдә бүгенге көннән «Ислам Русиядә» дигән темага беренче фотобәйге башланды. Бу хакта бәйгене оештыручылар – Мөселман журналистлары лигасы, Русиянең журналистлар берлеге, Гәрәп һәм ислам тикшерүләре үзәге, «Журналист» дип аталган журнал һәм парламент газетасы. 8 июльдә әйтеп үтелгән бәйгене игълан итеп, «Риа новости» матбугат агентлыгында оештыручылар журналистлар белән очрашу уздырды.

Бәйгенең максаты - Русиядә яшәүче мөселманнар, ислам җәмгыятьләре, дини үзәкләрнең тормышларын яктырткан фото эшләрне билгеләү, шулай ук дини кыйммәтләрне тәкъдим итеп, мөселманнарның тормыш рәвешен күрсәтү. Бәйгегә тәкъдим ителгән фоторәсемнәрдә Русиянең төрле төбәкләрендә яшәүче гади мөселманнарның тарихи үткәне дә, бүгенге тормышы да яктыртылырга мөмкин. Матбугат очрашында бу хакта гәрәп һәм ислам тикшерүләре үзәге җитәкчесе Виталий Наумкин: «Безнең максат төрле динне тотучыларны бер-берсенә якынайту, башка милләт, дин кешеләренә Русия мөселманнарның тормышларын, яшәешен күрсәтү. Шуның белән бергә бер-беребезне якыннан танырга ирешү максатыннан үткәрелә бу бәйге», диде.

Ул шулай ук, үзе җитәкләгән Үзәк эшләре белән Согуд Гәрәбстанының Җиддә шәһәрендә вакытында олы дин әһеле белән очрашуын да искә алды. Ислам динендә рәсемнәрне элеп кую гөнаһ дигән тәгълиматны искә алып, танылган ул дин әһеленнән журналистлар, фотосурәтләрне диварга элергә ярыймы, бигрәк тә әти-әниләр фотосын, дип сораганнар. Ул дин әһеле бу хакта: «Әти-әниләрне истә тотып, аларның фотосурәтләрен диварларга элеп кую саваплы эш», дип белдергән. Шулай итеп, мөселман илләрендә дә моңа каршылык юк, диде Виталий Наумкин.

Фотобәйге алты номинациядә узыдырылачак. Алар: «Дога», «Минем динем Ислам», «Рамазан», «Мөселман кешесе», «Мөселманнар тормышы» һәм алтынчысы ирекле тема.

Бәйгедә профессионаллар белән бергә нинди диндә булуларына карамастан, теләсә кем катнаша ала. Фотолар аклы-каралы да, төсле дә булырга мөмкин. Шунысы гына мөһим, ул фотолар компакт дискларга да куелган булырга тиеш. Һәм фотоларны автор турындагы мәгълүматлар белән бергә почта аша бу елның беренче декаберенә кадәр Мәскәүдәге «Гәрәп һәм ислам тикшерүләре үзәгенә» тапшыру шарт.

Бу бәйге хакында мөселман журналистлар лигасы җитәкчесе Радик Әмиров: «Бу фотобәйгенең төп геройлары безнең татар халкы булыр дип уйлыйм. Ул фотоларда никах укуны тасвирлаган, дини бәйрәмнәр күренеше булыр дип уйлыйбыз. Ә менә жюрида дин әһелләре катнашмаячак. Чөнки дин әһелләре фотосурәтләрдә тасвирланачак дип фикер йөртәбез», диде ул.

Бәйгедә җиңеп чыгучылар 15 декабердә игълан ителәчәк. Беренче өч урынны алучыларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылачак. Бәйгегә килгән 12 эштән 2009 елга календарь да басылып чыгачак. Бәйге ахырында журналистлар йортында, шулай ук Русиянең кайбер төбәкләрендә фотобәйгегә килгән 50 фотодан торган күргәзмә дә оештырылачак. Матбугат очрашуын уздыручылар, без ул күргәзмәне мөселман илләрендә дә күрсәтергә ниятлибез, бу хакта хәзергә сөйләшүләр бара, диде.
XS
SM
MD
LG