Accessibility links

Кайнар хәбәр

Себер ягында фестивальләр дәвам итә


Быелгы җәй Себер ягында төрле мәдәни чараларга: Сабантуйларга, халыкара бәйрәмнәргә аеруча бай булды. Күп кенә төбәкләрдә Сабантуйлар белән беррәттән диярлек милли фестивальләр үтте.

Әйтик, Омски өлкәсендә дә эле күптән түгел генә “Чиктәш җирлекләр фестивале” дигән чара булып узган иде. Узган атна ахырында өч көн буена Новсибирски өлкәсендә Себер милли мәдәниятләр фестивале барды. Шул ук көннәрдә Төмән өлкәсенең Тубыл шәһәре янында “Искер җыен” фестивале дигән чара һәм Алтайда анда яшәүче төрки халыкларның милли бәйрәме “Эль-Ойын” үткәрелде.

Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтәрияте бу чараларның һәммәсендә дә катнашты. Мохтәрият каршында эшләүче “Умырзая” фольклор ансамбленең төп составы Новосибирски өлкәсендә булды, “Искер җыен” фестиваленә өч кеше һәм “Эль-Ойын” бәйрәменә ике кеше барды.

Новосибирски өлкәсе милли мәдәниятләр фестивален быел 13-нче мәртәбә уздырды. Фестиваль һәр елны өлкәнең төрле районнарында үткәрелә. Быел бу бәйрәм өлкә үзәгеннән 45 чакрым ераклыкта урнашкан Колывань районында булды. Район хакимиятенең мәдәният бүлеге мөдире Наталья Дружинина сүзләренчә, чараның төп оештыручылары өлкә мәдәният идарәсе һәм район хакимияте. “Оештыру эшенә өлкә үзәгендә һәм авыл-районнарда эшләүче милли үзәкләр, мохтәриятләр җәлеп ителде. Һәр милли оешмага үз халкының мәдәниятен күрсәтү йөкләтелде. Алар яисә үз коллективларын тәкъдим итәләр яисә чит төбәкләрдән чакыралар”, ди Наталья Дружинина. “Фестиваль төбәкара дәрәҗәсендә үткәрелә, шунлыктан асылда катнашучылар чит төбәкләрдән чакырыла. Быел катнашучыларның саны 340 кеше, коллективлар 37, барлыгы 15 милләт булды. Нинди матур җырлар, биюләр, нинди яхшы ризыклар, һәрберсе үзенчә матур, үзе бер могҗиза”, дип соклануын белдерде мәдәният бүлеге мөдире.

Татар мәдәниятен күрсәтү өчен Новосибирски өлкә татар үзәге Омскиның “Умырзая” татар-башкорт фольклор ансамблен чакырды. Шулай да Омски һәвәскәрләре татар җыр-биюләрен тәкъдим итүче бердәнбер коллектив түгел иде. Фестивальнең беренче көнендә район мәдәният йортында узган концертта татар егетләре биюе һәм җыр башкарылды.

“Умырзая” ансамбленең төп чыгышы икенче көнне стадионда барган зур концертта булды. Концерт программасында татар, рус, украин, беларус, казакъ, үзбәк, алман, грузин, әрмән, азербайҗан, таҗик, якут, чечен, чегән һәм башка милләтләр мәдәниятләре тәкъдим ителде. Аларның башкару осталыклары да, сәхнә киемнәре дә үз милләтләрен лаеклы итеп күрсәтерлек дәрәҗәдә булды.

Фестиваль кысаларында районның авылларында да чыгыш ясау каралган иде. “Умырзая” ансамбле райондагы өч татар авылының берсендә - Умарда аерым концерт бирергә тиеш иде. Әмма, тулысынча әзерләнеп, хәтта сәхнә киемнәрен дә киеп куйган коллективка инде юлга чыгар алдыннан авылда үлем-китем булуын хәбәр иттеләр. Шулай итеп, анда бару мөмкин булмады. Дөрес, фестивальнең өченче көнендә район мәдәният йортында барган йомгаклау концертында, әзерләнгән программаның бер өлешен күрсәтергә мөмкинлек бирелде.

XIII Себер милли мәдәниятләр фестивале программасы буенча катнашучылар өчен Колываньның 210 еллык тарихы, истәлекле урыннары, музее белән танышу, табигать кочагында – Обь елгасы яры буенда ял итү, чегән оешмасында кунакта булу кебек чаралар да оештырылган иде.

Фестиваль катнашучыларга рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды. Соңыннан Новосибирски татар үзәге җитәкчесе Рауза Тихомирова омскилыларга аерым рәхмәтләрен белдерде.

Рауза ханым омскилыларны алда торган эш планнары белән дә таныштырды – Новосибирскида октябрь, ноябрь айларында Себер төбәкләре татар яшьләре һәм төрки халыклар фестивальләре үткәреләчәге турында белдерде, аларны бу чараларда катнашырга чакырды.
XS
SM
MD
LG