Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүнең яңа мәчетен Мәгъриб нәкышлары бизиячәк


Русиянең Европа өлеше мөселманнары диния идарәсе рәисе һәм мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин Мәгъриб патшалыгында эшлекле сәфәрдә булып кайтты.

Равил хәзрәтнең әйтүенә караганда, бу сәфәр вакытында Ислам һәм вакыфлар эше министры Әхмәт Тәүфыйк белән дә очрашу булган. Очрашуда алга таба ике арада дәвам итәчәк эш берлеге турында меморандум да төзелгән. Очрашулар шулай ук Касабланка, Маракәш шәһәрләрендә дә узган.

Мәскәүдә зур мәчет төзү мәшәкате белән йөргән Равил хәзрәт Гайнетдин Касабланкада патша Хәсән Икенче мәчетендә булып, андагы мәчет бизәлешләре белән танышкан һәм Мәскәүнең яңа мәчетенең эчке бизәлешен Мәгъриб нәкышчылары белән берлектә эшләү турында да сөйләшүләр алып барган. Равил хәзрәтнең әйтүенә караганда, ул нәкышчылар бизәкләрнең Русия мөселманнарына хас өлгеләре белән танышканнан соң гына үз проектларын тәкъдим итәчәкләр.

Шулай ук монда Мәгъриб патшалагына укучылар җибәрү, имамнар өчен кыска вакытлы укулар уздыру, китап бастыру һәм башка ярдәмнәр турында да фикер алышулар узган. Фес шәһәрендә 858 ел элек төзелгән университет җитәкчеләре белән дә очрашып, мәгәриф өлкәсендә эш берлеге турында да килешү төзелгән.

Шулай итеп, Марок патшалыгында булган бер атналык эшлекле сәфәрдә Равил Гайнетдин Мәскәүдә төзелүче яңа мәчетнең бизәлеше турында баш архитектор Җан Мөхәммәт белән очрашып, бизәлеш проектын тикшергән. Алар бизәлеш эшләрен үз хисапларына башкарырга вәгъдә дә биргәннәр.
XS
SM
MD
LG