Accessibility links

Кайнар хәбәр

Билет бәясе шау-шу уятты


Татарстанның югары мәхкәмәсе Казан хакимияте билгеләгән билет бәясен 15 сумнан 10 сумга төшерергә дигән карар чыгарса да, шәһәр транспортында бу уңайдан ыгы-зыгылар тынмый.

Хакимият вәкилләре дә, автобус йөртүчеләре дә яңалыкны кискен каршы алды. Шәһәрнең транспорт комитеты җитәкчесе Айдар Габделхаков журналистларга, югары мәхкәмәнең бу карары белән ризалашмавын белдерде һәм якын арада эшнең мәхкәмә президиумында каралачагын әйтте.
“Мәхкәмә билет бәясенең билгеләнү тәртибе белән генә ризалашмый, ә аның күләме белән түгел. Шуңа күрә монда бәянең 10 сумга төшүе турында сүз бармый. 15 сум ул икътисадый яктан санап чыгарылган сан. Автобуста йөртүчеләрнең берсе дә халыкны 10 суга йөртмиячәк. Бу мәсьәләне тиз арада чишү максатыннан без, Татарстан хөкүмәтенә, Казан хакимиятенең карарын имзалауны сорыячакбыз”, ди Айдар Габделхаков.
Автобус хуҗаларының фикеренә килгәндә, Казанның 4 автобус паркы җитәкчесе Наиль Садриев билет бәясе 10 сумга төшсә, алар ризасызлык белдереп, автобуслар йөрүен туктатырга мәҗбүр булуын белдерде. Чөнки бәяләр төшсә, автобус өчен лизинкны капларга да, ягулык өчен түләргә дә керемнәр җитмиячәк.
Әмма ыгы-зыгы дәвам итсә дә, 28 июльдән башлап Казан хакимияте транспортта йөрү хакын 10 сумга төшерергә тиеш. Һәм мәхкәмәнең бу карары үтәлмәсә хәтта җинаять эше дә кузгалтыла ала ди, белгечләр.
XS
SM
MD
LG