Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада каршылык чарасы үтәчәк


Башкортстанда тулай торакларда яшәүчеләр дә хакимиятләргә каршы берләшә башлады.

Шимбә көнне Уфадагы тулай торакларда яшәүчеләр, үзләренең хокукларын яклап, Башкортстан дәүләт җыелышы-корылтай бинасы каршында пикет үткәрәчәк. Иртәнге якта ук башланачак урам җыенында йөзгә якын кеше катнашачак, дип хәбәр ителә.

Урам җыенын оештыручылар каршылык чарасында үзләренең социаль һәм сәяси хокукларын яклап чыгыш ясаячак. Алар шулай ук республика рәсми хакимиятләрендәге коррупция күренешләренә карата да үз мөнәсәбәтен белдерергә җыена.

Соңгы вакытта тулай торакларда яшәүчеләр еш кына кискен ризасызлык белдерә башлады. Чөнки алар, дистәләрчә ел шул тулай торакларда гомер үткәреп тә, үз фатирларына ия була алмыйча интегә. Шул хәлдә дә аларны кысу дәвам итә. Гади халыкны тулай тораклардагы бүлмәләреннән куалар, яки шул бүлмәләрне хосусый милеккә теркәүгә рөхсәт бирмиләр. Республика югары түрәләре берьюлы берничәшәр фатирга һәм шәһәр яны йортларына ия булган шартларда, әлбәттә, гади халыкның ачуы кабара һәм алар каршылык чараларына тотынырга мәҗбүр.
XS
SM
MD
LG