Accessibility links

Кайнар хәбәр

Милләтләрне ничек сакларга?


Идел – Урал халыкларының халыкара җәмәгатьчелеккә мөрәҗәгате

Ринат Закировка 60 яшь

1 август көнне Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закировка 60 яшь тулды. Шул уңайдан җомга кичендә Казан милли-мәдәни үзәгендә үткән юбилей мәҗлесендә Татарстанның дәүләт хакимияте милли җәмәгатьчелек вәкилләре, фән һәм сәнгать эшлеклеләре, татарлар яшәгән төбәкләрнең милли оешма җитәкчеләре катнашты. Премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева кунаклар каршында Ринат Закировны “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләү турында Татарстан президенты Миңтимер Шәймиев фәрманын игълан итте.

Кичәдә катнашучылар Ринат Закировның күп кырлы оештыру мәдәни эшчәнлеген югары бәяләделәр. Кытайның Синҗан - уйгыр провинциясеннән килгән кунаклар, Мәскәү, Сарытау, Сембер, Удмуртия һәм башка төбәкләрнең татар җәмгятьләре җитәкчеләре Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының төбәкләргә даими ярдәм итүен, соңгы вакытта яңа сыйныфлар, гимназияләр ачылуын билгеләп уздылар.

Удмуртларның “Удмурт-кенеш” берләшмәсенең җитәкчесе В. Тубылов, Бөтендөнья башкортлары корылтаеның башкарма комитеты рәисе Р. Азнабаев, Чуаш милли конгрессы рәисе Г. Архипов Ринат Закировны юбилее белән котлап, Русия халыкларының бердәмлеге өчен киләчәктә дә эзлекле эш алып барырга чакырдылар.

Милләтләрне ничек сакларга?

Шимбә көнне 2 августта Бөтендөнья татар когрессы башкарма комитетының конференцияләр залында Татар конгрессы бюро әгъзалары һәм удмурт, башкорт, чуаш, мари халыкларының иң абруйлы оешмалары җитәкчеләре җыелып, Идел - Урал халыкларының актуаль мәсьәләләрен тикшерделәр. Соңгы елларда Русиядә милләтләр министрлыгы юкка чыгарылды, милли телләрне өйрәнү кыенлашты. Соңгы вакытта җәмәгатьчелекне укыту стандартындагы милли төбәк компонетын юкка чыгару борчый. Удмурт, бакшкорт, чуаш, мари халыкларының гомум милли оешмалары җитәкчеләреннән торган координация шурасының белдерүендә бу турыда ачык итеп әйтелә.

Идел - Урал төбәгенең төп халыклары вәкилләре Русия һәм халыкара җәмәгатьчелек исеменә мөрәҗәгать итеп, милли телләрне, мәгариф системасын, үзенчәлекле мәдәниятләрне һәм гореф-гадәтләрне саклап калуда ярдәм сорыйлар. “Русиянең хакимият органнарына бу турыда күп тапкырлар мөрәҗәгать итеп тә, тиешле җавап алмагач, без халыкара җәмәгатьчелекккә мөрәҗәгать итергә мәҗбүрбез”, дип әйтелә Идел – Урал халыклары белдерүендә.
XS
SM
MD
LG