Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфологлар оча торган тәлинкә төшкәнне көтә


Идел буе бүлгесендәге уфологлар 14 август көнне Югары Ослан районында Свияжскидан ерак булмаган җиргә җыела. Гайре табигый урыннар Татарстанда да бар.

“Космопоиск” фәнни-тикшеренү иҗтимагый оешмасының Казан бүлеге башлыгы Мария Петрова белдерүенчә, алар корылтай дип атаган бу 4 көнлек чарага 30-лап кеше киләчәк. Чатырлар корып, үзләре учак ягып ашарга пешереп, хисап тоткач, алдагы планнары турында да сөйләшәчәкләр.
Тәлинкәне күргәләүчеләр дә булган инде…
“Югары Ослан районы Татарстанда безнең өчен үзенчәлекле урын. Аны гайре табигый, ягъни аномаль урын дип тә атарга була. Бу корылтай вакытында тикшеренүләребезгә нәтиҗә ясап, аралашып төнге күзәтүләр дә үткәрәчәкбез”. Петрова әйтүенчә, Югары Ослан районындагы кайбер урыннарга әледән-әле оча торган тәлинкәләр дә төшкәләп тора икән. Гади халык арасында күрүчеләр дә булган. Мисал өчен, Ярбуе Моркваш авылында да күргәннәр. Аннан да кала, “Агат” дип аталган бакчачылар җәмгыятендә җәйлеге булган бер хатын август аенда ике ел рәттән тәлинкә төшеп нур чәчеп утырганны күргән. “Космопоиск” вәкилләре тәлинкә төшкән дип фаразланган урынны моңа кадәр дә тикшергән тикшерүен. Әмма алар табигатьтә бернинди үзгәрешләр дә тоймаган. Гадәттә энергитека фоны үзгәрергә, яисә радиация калырга, яки үсемлекләрдә нинди булса үзгәрешләр булырга мөмкин. Без аларны сизмәдек, ди Петрова. Бу юлы хыяллары үз күзләре белән күрү.
Уфология әлегә әвәслек кенә
Ныклап тикшеренүләр үткәрергә мөмкинлекләре дә юк аларның. Электро-магнит үзгәрешләрне тоя торган җиһаз 70 мең сум тора икән. Безнең оешмада беркемнең дә аны алырлык акчасы юк дип белдерә Петрова. Ул үзләрен кызыксынучылар дип атады. Казанда 30-лап кеше әнә шулай аралашып, кызыксынып, өйрәнеп, кешеләр хәбәр иткәнне теркәп бара икән. Әлмәт, Лениногорский һәм башка шәһәрләрдә дә фикердәшләре бар. Алар бөтен Русиягә таралган “Космопоиск” челтәренең бер өлеше. Югары Ослан районында узачак чарага бу җәмгыятнең Мәскәүдә яшәүче президенты, уфология буенча белешмәләр һәм башка китаплар чыгарган Вадим Чернобров үзе килмәсә дә, “Космопоиск” хәрәкәтендәге фәнни юнәлеш бүлеге җитәкчесе Петуховны көтәләр.
Фән дигәннән, галимнәр арасында да оча торган тәлинкәләрне, башка цивилизациядән җиргә килеп-китеп йөрүчеләрне бары тик уйдырма гына дип танымаучылар да юк түгел. Уфологларның үзләре арасында да, Петрова сүзләренчә, уйдырма белдерүләр ясаучылар да бар. Андыйлар үзебезгә дә зыян сала, ди ул.
Тәтештә галәм белән бәйле урын бар
Бу дүртпочмаклы урын савыктыра дип сөйлиләр.
Уфологолар Татарстанда гайре табигый урыннар җитәрлек дип белдерә. Тәтеш районындагы “Озын алан” (“Долгая поляна”) дигәнен галимнәр дә таный. Татарстан фәннәр академиясенең фәнни-инновацияләр бүлеге башлыгы Венер Арсланов анда берничә тапкыр булган. Бу урынның чыннан да гадәти булмавы турында кирәгеннән артык күпертмиләр микән дигән шиге дә бар аның. Шулай да ул бу якларда яшәүче халыкның күңелне тынычландыра, савыктыра дип сөйләвен дә аяк астына салып таптамый ул.
Анда бозыклыклар бетә
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты вәкиле Рөстәм Гәйнетдинов: “Анамаль урын инде. Табигатьтә андый галәм белән бәйле урыннар була”,- ди. Ул анда булган. Тасфирлаган язмалары интернетта да бар. Ике урында- бишпочмаклы һәм квадрад рәвешендәге мәйданда бернинди агач та үсми. “Бу урынга кергәч тә үзеңне бөтенләй башка төрле итеп хис итәсең, һавасы бөтенләй башка”,- ди Гәйнетдинов. “Анда бөтен бозыклар бетә. Яшь гаиләләргә бит бер биш елдан соң авырлык була. Гаиләләр тарала башлый. Менә шунда барып кайтсалар бөтен нәрсә җайлана”,- ди ул. Бу урынның гадәти булмаган җир икәнен таный, әмма кешелек өчен әлегә кадәр билгеле булмаган җан ияләренең төшү мәйданы булуына шиге дә бар.
Ханнар да сихәтләнгән
Бик борынгы заманнарда ук бу урын Болгар дәүләте вәкилләре игътибарында булган диючеләр дә бар. Риваятьләргә караганда болгар ханнары елга аша “Озын алан”га чыгып, монда чатырлар корып яшәп, егәр туплап, сихәтләнеп энергия ала торган булган.
XS
SM
MD
LG