Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кушнер: ЕБ Русиягә чикләүләр кертүне тикшерә


Европа Берлегендә рәислек итүче Франциянең тышкы эшләр министры Бернард Кушнер, Берлек Русиягә каршы чикләүләрнең кертү яки башка чаралар күрү мөмкинлеген карый, диде.

Кушнер Русиянең Грузия белән низагы һәм Кавказдагы ике республиканың мөстәкыйльлеген тану мәсьәләсендә Мәскәүгә тәнкыйть белдерә.

Британия тышкы эшләр министры Дэвид Милибенд BBC радиосына биргән әңгәмәдә, яңа “салкын сугышны башламау өчен җаваплылык Русия президенты өстендә" дип әйткән иде.

Көнбатыш Русиянең Грузиягә керүен һәм Көняк Осетия белән Абхазиянең мөстәкыйльлеген тануын хөкем итә. Сентябернең берендә Европа Берлегенең гадәттән тыш утырышы үтәргә тиеш.
XS
SM
MD
LG