Accessibility links

Кайнар хәбәр

Журналистлар татар булырга өйрәтә


Венера Абясова (Тольятти)
Венера Абясова (Тольятти)

27 август Татар яшьләре форумында "Татар яшьләрендә милли үзаң формалаштыруда масскүләм мәгълүмат чаралары һәм информацион технологияләр роле“ дигән утырыш узды.

Шактый бәхәсле үткән бу җыен турында сөйләүче “Азатлык” хәбәрчеләре өч төрдә – аудио, фото һәм видеоязмалар да эзерләде.


Яшьләр форумының журналистлар секциясе “Татмедиа” агентлыгының конференц-залында үтте. Иллегә якын делегат һәм күренекле журналистлар монда җыелып, татар мәгълүмат чараларының кызыклы һәм авырткан җирләрен тикшерделәр. Утырышның дилбегәсен яшьләр һәм өлкәннәр бергәләп тоттылар. “Азатлык” радиосының Казан бүлеге мөдире Римзил Вәли яшьләр форумының бу секциясен өченче тапкыр алып баруын әйтте. Инде яшьләргә дә рульне кулга алырга вакыт, диде ул.


Фаягөл Йосыпова (Стәрлебаш)

Бу утырышта озын-озын докладлар булмады. Яшьләр үзләре теләгәнне кистереп әйттеләр, кайберәүләр хәтта ике-өч тапкыр чыгыш ясады. Бәхәсләрдә дә күренекле журналистлар Илфат Фәйзрахманов (“Безнең гәҗит”), Илнур Фәйзрахманов (“Яңа гасыр”), Данил Сәфәров (www.matbugat.ru) гадәти кысаларга сыймый торган чыгышлар ясадылар. Президиум өстәле артында алып баручылар Раил Өметбаев һәм Римзил Вәли белән бергә “Татмедиа” агентлыгының җитәкчесе урынбасары Сөмбел Таишева, “Ватаным Татарстан” газетасы баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров залда утыручылардан аерылмыйча кызып-кызып бәхәсләштеләр. Римзил Вәлинең төп рәсми нотыгы ике минут дәвам итте. Аның фикерләре мондыйрак :


“Татар яшьләрен милли-мәдәни үсешкә тагын да ныграк җәлеп итүдә, татар дөньясында уртак мәгълүмат кыры булдыруда, милли нигилизмга һәм ассимиляциягә каршы торуда массакүләм мәгълүмат чараларының әһәмияте зур .

Татар яшьләренең II форум үткәннән соң яшҗләрнең милли үзаңын саклау, үстерү мәсьәләсе тагын да кискенләшеп китте. Яңа милли басмалар, интернет сәхифәләр, уку-укыту һәм аралашу технологияләре оештырылуга карамастан, яшь буынга милли тәрбия бирү тиешле дәрәҗәдә түгел. Глобализация тәэсире һәм милли агарту эшләренең камил булмавы нәтиҗәсендә телне һәм милләтне югалту дәвам итә. Татар газеталары, журналлары, телевидение һәм радио каналлары бары тик Татарстан, Башкортостан, Удмуртия һәм Идел буендагы кайбер өлкәләрдә генә тотырыклы эшли.

Күпчелек төбәкләрдә милли радио – телевидение тапшырулары ябылган яки бик аз күләмдә генә эфирга чыга. Җитез үсеп барган интернет челтәре милли җәмәгатьчелекнең төрле катламнарына үтеп керә алмый. Сәхифәләрне даими кулланучыларның саны әкрен үсә. Милли басмаларның тиражлары кими, теле-радио каналларның рейтингы түбән, милли басмаларда, электрон мәгүлүмат чараларында тарих, милли хәрәкәт, иҗтимагый-сәяси тормыш, яшьләр проблемалары җитәрлек яктыртылмый.

“Хәзер журналистикада яңа буын укучылар, тыңлаучылар һәм тамашачылар, яңа буын журналистлары үсеп чыкты. Яңача эшләргә кирәк, моның өчен мөмкинлекләр җитәрлек. Яшьләрнең милли үзаңы таркалуга тыныч карап булмый”, диде Римзил Вәли.

Илнур Галимов (Алабуга) Алсу Ибраһимова (Норлат)

Римзил Вәли белән янәшә утырган утырган Раиль Өметбаев та сүзгә кушылып китте: “Шәхсән мин татар матбугатын укымыйм. Ни өчен? Чөнки, беренчедән, көндәлек тормышта минем өчен кызыклы булган темалар анда юк. Тик, телевидениедә эшләгән журналист буларак укырга туры килә. Ни өчен укымый? Мин инглиз, рус телен яхшы беләм. Татар теле белән чагыштырганда ММЧ рус, инглиз телендә әйбәтрәк, сыйфатлырак. Я матди, я рухи яктан файда китерсә, мин аны нинди телдә булса да, өйрәнер, укыр идем. Димәк, файдалы түгел”, диде ул.


Яшьләргә килгәндә исә, аларның үзләренең телләренә, милләтләренә, татарча массакүләм мәгълүмат чараларына битараф түгеллекләре сизелде.

Мисал өчен, Алабуга районыннан Илнур Галимов газеталардагы сәясәт, Татарстанның күпме нефть чыгартканын укуын кирәксенмәве турында әйтте. Алсу Ибраһимова (Нурлат теле-радиокомпаниясе): “Ничек кенә алга киткән булсак та, бездә “Курай”, “Татар радиосы” тотмый. Ни кызганыч, без аларны Казанда гына тыңлый алабыз”, ди ул.

Шулай ук “Яңа гасыр”ның шуның кадәр аналитик булуы турында сүз чыккач, Алабуга егете Илнур Галимов түзеп кала алмады: “Нишләп соң “Яңа гасыр” шуның кадәр алга киткән, сәяси булгач, 2 декабрь көнне “Бүген бездә зур бәйрәм” дип кенә сөйләде. Бер тапкыр да “ Путин милли-мәдәни компонентны юк итте” дип әйтмәде”, диде Илнур.


Әзербәйҗаннан килгән Динара Хәйруллина, Омск өлкәсеннән Динара Бәширова, Башкортстаннан Элина Кантюкова, Фаягөл Йосыпова, Мари республкасы вәкиле Илсия Әхмәтгалиева үзләренең кызыклы фикерләрен белдерделәр.


Секциядә катнашучылар татар милли мәгълүмат системасының һәм яшь журналистларның иҗади-социаль мөмкинлекләре җитәрлек һәм алар тулысынча кулланылырга тиеш дип саныйлар. Татарстан югары уку йортлары, мәгълүмат чаралары яшьләрнең үзаңын үстерергә тагын да зуррак тәэсир ясарга сәләтле. Татар яшьләре форумы бюросы яшьләр тормышын оештыруга, сәләтле журналистларны укытуга һәм һөнәри үстерүгә күбрәк тәэсир итә ала.

Татарстан һәм татар яшьләре яшәгән төбәкләрнең бер рухи милли мөхиттә яшәвен күз алдында тотып, мәгълүмат чараларының милләтне оештыруда, яшьләргә тарихи һәм милли үзаң бирүдә гадәттән тыш әһәмиятен билгели. Татар яшьләрен ватанпәрвәрлек, эстетик, милли-мәдәни, әхлакый тәрбиядә массакүләм мәгълүмат чараларының искиткеч мөһимлеген искә алып, утырышта катнашучылар мәгълүмат һәм элемтә технологияләрен яхшырту өчен конкрет чаралар кирәк дип саныйлар.

Монда сез Гадел Галәметдин төшергән видеорепортаждан бер өзек карый аласыз. Анда Раил Өметбаев, Алабуга егете Илнур, Нурлат кызы Алсу белән беррәттән Илфат һәм Илнур Фәйзрахмановларның, Миңназыйм Сәфәровның утырышта ясаган чыгышлары тәкүдим ителә.

Секция карарына шундый тәкъдимнәр кертелде.

1. Барлык татар газеталарында, интернет сәхифәләрендә яшьләр өчен рубрикалар, бүлекләр ачарга һәм аларның сыйфатын, актуальлеген, тизлеген арттырырга тәкъдим итергә.


2. Яшьләрнең милли үзаңын үстерү, халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын хөрмәтләү, төрле кыйтгаларда яшәүче татарларның тарихи Ватаннары - Татарстан республикасы белән элемтәләрне ныгытуны Русия төбәкләрендәге милли массакүлам мәгълүмат чараларының иң мөһим бурычлары дип билгеләргә.


3. Татар яшьләре өчен мөһим булган иҗтимагый-сәяси, милли-мәдәни, тәрбияви, ял итү һәм күңел ачу темаларын яктыртучы мәгълүмат чараларының гомуми мәгълүмат базасын булдырырга.


4. Барлык милли мәгълүмат чараларында милли җәмәгатьчелек, милли оешмаларда, уку йортларында татар яшьләре өчен мөһим булган басмалар, теле-радиопрограммалар, интернет сәхифәләре турында аңлату эше алып барырга. Һәр шәһәрдә һәм авылда милли газет-журналларның тиражы арту, теле-радио тапшыруларны тыңлап һәм карап бару милли оешмалар эшчәнлегенең күрсәткече булып хезмәт итәргә тиеш.


5. Татар яшьләре форумы Бюросына яшьләр өчен әһәмияте булган темаларга әзерләнгән мәкаләләр, тапшырулар конкурсы оештырырга.


6. Актуаль милли темаларга бәхәсләр алып бару өчен даими эшләүче татар матбугат клублары оештырырга.


7. Татарлар белән бәйле темаларны яктыртучы яшь журналистлар арасында бәйге оештырырга.


8. Дәүләт органнары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары редакцияләре белән бергә яшь татар журналистларының тәҗрибәләрен арттыру курсларын оештырырга.


9. Бөтендөнья интернет челтәрендә татар сегментын популярлаштыру буенча чаралар үткәрергә;


10. Татарстан хөкүмәтенә, “Татмедиа” агентлыгына сәясәт, икътисад, тарих, милли мәдәни үсеш темаларына мәкаләләр, тапшырулар һәм интернет проектлар иҗат итү буенча татар яшьләре оешмалары өчен махсус грантлар билгеләүне сорап мөрәҗәгать итәргә.


11. Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен милли-мәдәни мохтариятлар, милли оешмалар аша татар матбугатын, китаплар, электрон продукция таратуның үзәкләштерелгән ысулын булдырырга.


12. Татар яшьләре өчен кызык булган милли рухлы һәм заманча видеоклиплар төшерү, сценарийлар язу өчен махсус фонд булдырырга.


13. Яшь татар журналистларына, югары уку йортлары студентларына һәм аспирантларына социаль ярдәм күрсәтү мөмкинлекләрен табарга.


14. Төрле телләрдә иҗат итүче журналистлар һәм татар мәнфәгатен яклаучы рус телле басмалар белән хезмәттәшлекне көчәйтергә.


Журналистларны укыту, грантлар, конкурслар игълан итү турында тәкъдимнәрне укыганда, “Татмедиа” агентлыгы вәкиле Сөмбел Таишева: “Безнең өчен бу яңалык түгел. Бу пунктлар өстендә эш алып барыла”, диде.

Бактың исә, “Татмедиа” инде бишенче ел рәттән журналистлар мәктәбен оештыра икән, ә моны утырышта катнашучылар белми. Бәлки, татар журналистлары яисә чит төбәкләрдә яшәүчеләр мондый эшләрдән читтәрәк калгандыр. “Безнең сайтта ул белдерү эленгән”, дигән аңлату делегатларны тынычландырмады.

Димәк, журналистлар һәм милли матбугатның гамәлләре турында эчке мәгълүмат та җитми. Журналистларга барып җитмәгән хәбәр ничек инде киң җәмәгатьчелеккә барып җитсен? Милли үзаң өчен кирәкле мәгълүмат продукты һаман да җитәрлек түгел. Бу секциянең төп ачышы шундыйрак булды.

Дивардагы экранга Марста туфрак җыеп йөрүче аппарат һәм шушы ерак планетаның бер басуын тасвмрлаучы рәсем чыгарылган иде. “Бу безнең һөнәрнең символы булырлык рәсем. Адәм баласы хәтта Марска да барып, үз эшен башкара. Шулай булгач, журналистлар да үз бурычын үти ала. Тем более татарлар”, дигән йомгак ясады Римзил Вәли.

XS
SM
MD
LG