Accessibility links

Кайнар хәбәр

Йәмәндә һөҗүм аркасында 16 кеше үлгән


АКШның Йәмәндәге илчелегенә һөҗүм вакытында 16 кеше үлгән. Бу хакта җирле хакимиятләр хәбәр итте. Башкалада урнашкан илчелек янында бомба куелган машина шартлаган, шуннан соң атышлар башланган.
Үлүчеләр арасында Йәмән тәртип саклау көчләреннән 6 кеше һәм һөҗүм итүче төркемннән 6 кеше бар. Тагын очраклы үтеп барган 4 кеше үлгән.
Бу һөҗүм өчен җаваплылыкны “Йәмәндәге ислам җиһады” оешмасы үз өстенә алды. АКШ илчелегендә беркем дә зыян күрмәгән. Йәмәндәге АКШ илчелегенә март аенда бер һөҗүм булган иде инде. Ул вакытта да илчелек зыян күрмәде, әмма якындагы мәктәптәге 13 кыз бала үтерелде.
XS
SM
MD
LG