Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд әмире подносы югалмасмы?


Татарстандагы барлык музейларның җитәкчеләре иминлек өчен хөкүмәт акча бирергә тиеш дип белдерә.

Татарстанның бер район үзәгеннән килгән музей мөдире менә 3 елга якын инде үзебезне һавада асылынып торган кебек хис итәбез диде. Район башлыгы бу музейны “артык кашык” кебек күрә икән. “Төзекләндерергә дә кирәк, хезмәт хаклары мәсьәләсе дә хәл ителмәгән”,- дип уфтанды исемен әйтергә теләмәгән мөдир. “Азатлык” аша таралачак бу тәнкыйть вәзгыятьне кискенләштерәчәк кенә дип белдерә ул.
Татарстан мәдәният министрлыгының музей программалары бүлеге башлыгы Лилия Саттарова да төрле район җитәкчеләренең тарихи-мәдәни мирасны саклаучы бу урыннарга карашлары, кызганычка каршы, уңай гына түгел шул дип белдерә. Билгеле булганча, элегрәк район һәм авыллардагы музейлар турыдан- туры министрлыкка карый иде. Хәзер алар җирле үзидарәләр карамагында. Шулай да, министрлык аларның эшчәнлеген күзәтеп бара. “Бу юнәлешне күз алдында тоту безгә йөкләнгән. Музейлардагы фондларның хәлен дә белешеп тору безнең өстә”,- дип белдерә Лилия Саттарова.
Дөрес, бар урында да өстәгеләрдән музейларга караш кырын түгел. Әлмәт районы Елховай авылыннан килгән Хәдичә Ибраһимова үзләрендәге музейны аякка бастыруда нефтьчеләр нык булышты дип белдерә. “Безнең музеебыз үзенең тышкы күренеше белән бик үзенчәлекле. Ул көнчыгыш стилендә салынган. Нәкъ музей өчен дип”.
Ә менә Диләрә Гыймранова мөдирлек иткән Кичүчат авылындагы музейда башка бер җирдә дә булмаган бик үзенчәлекле экспонатлар бар икән. “Ризаэтдин Фәхретдиннең туган авылында мемориал музей эшләп тора. Киләсе елга Ризаэтдин Фәхретдиннең тууына 150 ел тула. Без шуңа әзерләнәбез. Чит илләрдән дә кунаклар еш килә. Ризаэтдин Фәхретдиннең кесәсендә йөри торган кечкенә Коръән китабын күрәселәре килеп Мурмански шәһәреннән дә шалтыратучылар бар. Аңа Мәккә шәһәрендә бөтендөнья мөселманнар конгрессы вакытында Согут Гарәбстанының әмире үзенең подносын бүләк иткән була. Менә шул подносны күрү өчен дә киләләр.
Чәршәмбе көнне музей җитәкчеләренең Казанда үткән очрашуы вакытында аларга музейларның иминлеген булдыру кирәклеге турында да аңлаттылар. Чөнки соңгы вакытларда экспонатларның юкка чыгу очраклары булгалаган иде. Әмма музей хезмәткәрләре бу мәсьәләне урыннарда гына хәл итеп булмаячак дип белдерә. “Музейларның сакланышы турында барыбыз да бик борчылабыз. Без хәзер дәүләтнеке түгел, ә муниципаль музейлар. Безнең бу алтын фондтагы әйберләр ачык витриналарда. Әгәр хөкүмәт тарафыннан бер юнәлештә янгын һәм караклардан саклау системасын финанслау булмаса бу әйберләр озакламый юкка чыгачак. “Частниклар” кулына күчәчәк. Никадәр генә басып карауллап торсаң да, кешенең йокы вакыты бар”.
Казанга бөтен республикадан җыелган авыл, район һәм калалардагы музейларның 100-дән артык мөдире Милли музейның эшчәнлегенә, экспонатларның саклануына һәм күрсәтелүенә сокланып карады. Татарстанның иң мәртәбәле музее исә, аның башлыгы Гөлчәчәк Нәҗипова сүзләренчә, үз проблемалары белән яши. Хәл ителәсе, бу очракта республика җитәчелеге имзасын салып уңай якка җибәрәсе, мәсьәләләр дә юк түгел.
“Белгәнегезчә, хәзер Казанны туристлык мәккәсе дип атыйлар. Әмма алар бит монда килеп нәрсәдер күрергә тиеш. Менә без Венада булдык. Аңа бөтен илләрдән халык Густав Климт рәсемнәрен карарга килә. Безгә нәрсәне карарга килергә тиеш соң? Аларга без чын тарихны күрсәтергә тиешбез. Шуңа күрә без хәзер яңа экспозиция төзибез. Ул Урта гасырга багышланган. Болгар чоры, Алтын Урда чоры һәм Казан ханлыгы турында. Әмма акча булмау сәбәпле аны вакытлыча күргәзмә рәвешендә генә тәкъдим итәбез”,- ди Гөлчәчәк Нәҗипова. Милли музей комплексының кайчан тулысынча төзекләндерелеп бетәчәге турында да өздереп кенә әйтүче дә күренми. Матурлык әлегә рәсемдә генә.
XS
SM
MD
LG