Accessibility links

Кайнар хәбәр

«Георгий тәресен» «Әль-Фәхр» алыштырырмы?


Бувайсар Сайтиев (с), Леонид Тягачев, Равил Гайнетдин
Бувайсар Сайтиев (с), Леонид Тягачев, Равил Гайнетдин

Мәскәүдә Русиянең мөфтиләр шурасы, Олимпия уеннарында алтын медальләргә лаек булып, күп тапкыр чемпион булган өч мөселман спортчыга «Әл- Фәхр» ордены тапшырды.

Мәскәүдә Русиянең Европа өлеше дини идарәсе рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Пекинда узган Олимпия уеннарында алтын медаль яулап алган мөселман спортчыларына Русия мөфтиләр шурасы бүләге – «Әль- Фәхр» орденын тапшырды. Бувайсар Сайтиев, Мәүлет Батиров һәм Елена Исәнбаева бу юлы гына түгел, аннан алда узган Олимпия уеннарында да алтын медальгә лаек булган спортчылар. Ә инде Пекинда узган уеннарда ул спортчылар Русия өчен иң беренче алтыннарны яулап алучылар. Шундый ук бүләкне Русиянең Олимпия комитеты президенты Леонид Тягачевка да бирделәр.

Бу чарада Олимпия алтынын яулап алган Татарстан кызы Гөлнара Сәмитова-Галкинаны да искә алдылар. Ләкин «Әль-Фәхр» ордены ике яки өч тапкыр Олимпия чемпионы булган мөселман спортчыларына гына бирелгәнгә күрә, бу юлы әле орденга лаек булучылар арасында Гөлнара Сәмитова-Галкинаның исеме юк, диделәр.

Бүләккә лаек булган спортчылардан мөфтиләр шурасына бары тик көрәшче Бувайсар Сайтиев кына килгән иде. Елена Исәнбаева ярышларга киткән, шуңа килә алмаган, ә инде авырып киткән Мәүлет Батиров өчен бүләкне аның әтисе кабул итеп алды. Олимпия комитеты президенты Леонид Тягачевка бу орденны тапшыруның да үз сере бар, диде Равил хәзрәт. «Без ничә ел инде Сочида мәчет төзәр өчен җир ала алмыйбыз. Ә менә бу очрашуда без Тягачевтан 2014 елда узачак Олимпия уеннарына вакытына Сочида мәчет төзеләчәк дигән вәгъдә дә алдык, диде ул.

Соңгы вакытта Русия мөселманнарына батырлыклары өчен дәүләт бүләкләре биргәндә, ул бүләкләрдә мөселман символикасы булырга тиеш дигән сүзләр матбугатта да еш күренә башлады. Батырлык өчен бирелә торган «Георгий тәресе» урынына Русия мөфтиләр шурасының «Әль-фәхр» орденен бирергә кирәк дигән тәкъдимнәр дә булды. Без Равил хәзрәт Гайнетдиннән бу фикерләргә сезнең караш нинди, мөселманнар өчен аерым бүләк ясау кирәкме, дип сорадык.

«Әлбәттә, мөселманнар өчен аерым бер бүләк булырга тиеш. Чөнки күп милләтле, күп динле илдә бер генә диннең символикасы төшерелгән дәүләт бүләкләрен булдыру дөрес түгел. Ләкин бу турыда сөйләшү иртәрәк әле. Чөнки безнең башка чишелмәгән мәсьәләләр дә күп. Хөкүмәт соңгы вакытларда, гомердә булмаганны, мөселман оешмаларына ярдәм күрсәтә башлады. Имамнарга хезмәт хакы, китап бастыру, конференцияләр уздыруга да, шул ук вакытта грантлар аша да акча бүлеп бирелә. Ә инде дәүләт бүләкләренә килгәндә, ул дини оешмалар тарафыннан тәкъдим ителергә тиеш. Аннан соң инде без аны югары даирәләрдә чишү өстендә дә эшлиячәкбез», диде.

Шулай итеп, Мәскәүдә Русиянең мөфтиләр шурасы, Олимпия уеннарында алтын медальләргә лаек булып, күп тапкыр чемпион булган өч мөселман спортчыга «Әл- Фәхр» ордены тапшырды. Матбугатта күренгән тәкъдимнәргә караганда, алга таба бу орден дәүләт тарафыннан бирелә торган «Георгий тәресен» алыштырырмы? Бу хакта Равил Гайнетдин ачык итеп берни дә әйтмәде. Ул бары тик, бу турыда фикерләр җыелсын әле. «Ул түбәннән күтәрелергә тиеш. Вакыты җиткәч хөкүмәт җитәкчеләре белән ул турыда сөйләшергә дә мөмкин булачак», диде.
XS
SM
MD
LG