Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көрдләр туган телдә укытуны таләп итә


Төркиядә көрдләрнең мәдәни таләпләре белән сәяси таләпләре арта бара. Хөкүмәт өчен исә бу проблемаларны чишү катлаулы.

Статистик мәгълүматлар булмаса да, Төркиядә 10-15 миллион көрд яши дип исәпләнә. Бу 72 миллионлык Төркиядә 20 процент чамасы халык дигән сүз. Дөрес алар гомумән ике аерым диалектта зазача һәм кырманча сөйлиләр. Аеруча дини яктан да берничәгә бүленгәннәр. Шулай да соңгы 20-30 елда аларда уртак көрд этник аңы үсте. Көрдләрнең 550 урынлы парламентта 100 гә якын депутатлары бар. Көрдләр күпчелек буларак Төркиянең көньяк-көнчыгыш һәм көнчыгыш районнарында яшәсәләр дә, бәлки 50 проценттан артыграгы Төркиянең төрле шәһәрләренә таралган. Истанбул көрдләрнең иң зур шәһәре дә дип әйтелә. Кыскасы, Төркиядә көрд булмаган җир юк кебек, бу ягы белән бераз да татарларга охшыйлар.

Менә шушы көрдләрнең идән асты ПКК исемле оешмасы Төркиядә 30 елдан артык кораллы көрәш алып бара һәм террор оештыра. Төрек полициясе, армиясе һәм көрдләрдән төзелгән сакчылары белән ПКК арасындагы бәрелешләр тукталганы юк. Һәр көн саен диярлек бер иминлек хезмәткәренең бигрәктә ПКК тарафыннан юлларга салынган миналар аркылы шәһит булуы турындагы хәбәр килеп тора.

Ачык сәяси платформада исә көрд депутатларының күпчелеге хакимияттәге АК партия сафларында. Алар көрд мәсьәләсендә бик үк тавыш күтәрмиләр. Ә парламентта 20 әгъзасы булган Демократик җәмгыять партиясе (ДТП) исә көрдләрнең проблемаларын һәм таләпләрен көн тәртибенә китереп тора. Бу таләпләрнең байтагы күпчелекнең ачуын китерә. Чөнки ДТП террор оешмасы дип бәяләнгән ПКК-ны һәм аның берничә еллардан бирле төрмәдә тотылган лидеры Абдуллаһ Өҗаланны тәнкыйтьләми, битәрләми. Киресенчә ДТП оештырган җыелышларда, митингларда, пикетларда гел ПКК байрагы, Өҗаланның фотолары күтәрелә һәм аны яклаган шигарьлар әйтелә. Ягъни бер террор оешмасын яклау, төрек кануннарына күрә җинаять. Шул сәбәпле дә конституция мәхкәмәсендә ДТП-не ябу таләбе белән хөкем процессы бара. Озакламый шушы мәхкәмәнең нәтиҗәсе билгеле булачак.

ДТП дә шушы хөкем карары чыкмас борын көрд балаларына көртчә уку мөмкинлеген бирү таләбен күтәреп чыкты. Беренче демонстрация 15 сентябердә Измирда үткәрелде. Якынча ике мең кеше катнашкан демонстрациядә ТЗП Курди оешмасы әгъзасы Сердар Балҗы, көрдчәнең Төркиядә рәсми тел буларак танылуын таләп итте. Бу протест җыелышына рәсми бер реакция булмавын күргәч булса кирәк, бу юлы ДТП Диярбакыр, Ван, Батман кебек көрдләр күпчелектә яшәгән шәһәрләрдә меңләгән кеше катнашкан демонстрацияләр үткәреп, шушы таләпне кабатладылар. Демонстрациягә балаларның мәктәп киеменнән катнашуы игътибарны җәлеп итте.

Хәтта мәйданда бер сәгать чамасы көрд теле дәресләре укытылды. Демонстрация вакытында ПКК белән Өҗаланны яклаган шигарьләр да күтәрелде. ДТП депутаты Өзчәликнең төрекчә һәм көртчә ясаган чыгышында: “Тел кешенең милли аңы. Без көрд теленең хөрмәт ителүен таләп итәбез”, диде. Ничә еллар төрмәдә яткан иске депутат Лейла Зана да көрдчә: “Һәммәгезгә әйтәм, өегездә гел көрдчә сөйләгез, көрдчә укыгыз, көрдчә телевизор карагыз. Теле булмаганның бер нәрсәсе дә була алмый”, дигән үгет нәсыйхәт бирде.

XS
SM
MD
LG