Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев үз үлеме турында хәбәрдән көлә


Интернетка чыгарылган видеоязмада Татарстан президенты үзенең үлеме турындагы хәбәрдән көлеп хәле яхшы булуын, диңгездә күп йөзүен белдерә.

Интернеттагы life.ru cәхифәсендә Төркиядә ял итүче Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевнең видеосы чыкты.

2 атна элек Итнернетта Шәймиевнең сәламәтлеге начар булуы хәтта аның үлүе турында хәбәрләр таралган иде.

Видеода Шәймиев үзенең үлеме турындагы хәбәрләрдән көлеп үзен яхшы хис итүе, көненә 3-әр чакрым йөзүе турында белдерә.

Кичә Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәрчеләргә Шәймиев 28 нче сентябрьгә кадәр ял итә диде.

Шәймиевнең үлеме турындагы хәбәрне Интернетка беренче булып аның элекке матбугат вәкиле Ирек Мортазин чыгарды.

Прокуратура бу хәбәргә бәйле җинаять эше ачты.
XS
SM
MD
LG