Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омски татар яшьләре активлаша


Заур Агафуров һәм Сабина Мидигулова
Заур Агафуров һәм Сабина Мидигулова

Гадәттә көз айлары башлануга иҗтимагый-милли оешмалар эшчәнлекләрен җанландырып, яңа эш сезонын башлап җибәрә. Алар арасында яшьләр аеруча актив.

Омскиның шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте дә сентябрь ае башлануга яңа көчләр белән эшкә кереште. Дөрес, җәй көннәрендә дә мохтарият әгъзалары кул кушырып утырмадылар, күптөрле юнәлештә эш алып бардылар. Ә узган эш сезоны нәтиҗәләре буенча шәһәр мохтарияте мэрияның рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Аны сишәмбе көнне узган иҗтимагый оешмалар шурасы утырышында шәһәр башлыгы Виктор Шрейдер мохтарият рәисе Гафия Алеевага тапшырды.

Мохтарият әгъзалары хәзер шәһәр һәм өлкә күләмендә үткәрелгән гомүмчараларда катнашудан тыш, алда торган өлкәннәр көне уңаеннан кичә әзерләү, “Умырзая” ансамбленең оештырылган көненнән алып алыштыргысыз баянчысы булган Нәгыйм Мөхәмәдуллинның юбилей кичәсен оештыру һәм башка эшләр белән шөгыльләнәләр.

Бу чараларда мохтәриятнең яшьләре дә актив катнаша. Бер төркем яшьләр Бөтенрусия “Чәк-чәк бәйрәме” акциясенә кушылып бәйрәм оештыру мәшәкатьләре белән мәшгүлләр. Икенчеләре үктәбер ахырында Новосибирскида булачак I Себер татар яшьләре форумына бару хәстәре белән йөриләр, өченчеләре декабрь аенда “Умырзая” яшьләре концертын оештыру буенча эш башладылар.

Әйтергә кирәк, “Умырзая” коллективына йөрүче яшьләрнең бер төркеме аерым концерт программасы белән инде чыгыш ясады да. Аларның чыгышлары шәһәрнең “Актерлар йортында” булды. Үзләренең осталыкларын анда Сабина Мидигулова һәм Заур Агафуров күрсәтте. “Умырзая” ансамбленә йөрүче дуслары биюләр белән бергәләп алар тамашачыга асылда заманча эстрада җырлары тәкъдим иттеләр. 300 кешелек зал тулы булмаса да, тамашачы шактый җыелган иде. Сабина белән Заурның парлы җырларын да, ялгыз башкарганнарын да халык бик җылы каршылады.

“Кайбер җитешеп бетмәгән якларын исәпкә алмаганда, концерт яхшы булды. Сабинаның фортепьянога кушылып җырлаганын ишетү өчен генә дә, концертларын карарга ярый иде, аның тавышының матурлыгы шунда аңлашылды. Заур сәхнәдә үзен тотышы, киеме, тамашачыга булган мөгамәләсе белән ошады”, дип фикерләрен әйтүче тамашачылар булды.

Инде яшьләр турында берничә сүз. Заур да, Сабина да “Умырзая” ансамбленә кадәр берничә ел “Өмет” студиясендә шөгыльләнделәр. Омски Тимерюллар элемтәсе университетының IV курс талибе Заур Агафуров җыр сәнгате серләрен шушы татар үзешчән коллективларына йөреп өйрәнсә, гомуми белем мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Сабина Мидигулова 14 санлы музыкаль мәктәпнең хор бүлеген тәмамлаган һәм бүгенге көндә вокал буенча белемен дәвам итә.

Концерттан соң Заур да, Сабина да үзләренең беренче аерым чыгышларыннан канәгать булулары турында белдерделәр.

“Умырзая” коллективының хореографы Зәлия Чумарова, мондый концертлар яшьләргә үзләренең сәләтен күрсәтер өчен һәм яшьләрне күбрәк татар мәдәниятенә җәлеп итү өчен кирәк ди.

Дөрестән дә, залда утырган тамашачының 60-70 проценты яшьләр булды. “Умырзая” ансамбле киләчәктә дә коллективның яшь талантларын сәхнәдә аерым күрсәтү тәҗрибәсен дәвам иттерәчәк. Чираттагы концерт, алдан әйтелгәнчә, декабрь аена ниятләнгән.

XS
SM
MD
LG