Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чехия Русияне күзләүдә гаепли: радармы, сәясәтме?


Чех "яшелләре" радарга каршы
Чех "яшелләре" радарга каршы

Чехиянең иминлек хезмәте Русияне Чехиядә күзләү эшләрен арттыруда гаепли. Сәбәп итеп американ радары китерелә. Оппозиция моны сайлау алдыннан коткы тарату, ди.

Берлин дивары ишелеп ике дистә ел үткәннән соң, Үзәк Европа янә "шпион оясына" әйләнә сыман.

Чехиянең иминлек хезмәте узган атна бәян иткән еллык хисабында "Русиянең күзләү эшчәнлеге Чех республиксында иң югары дәрәҗәгә җитте. Русия агентлары халык фикерен американ радарына каршы авыштырырга тырыша" дигән гаепләү ясады.

Дүшәмбедә шул ук гаепләвне илнең хәрби күзләү хезмәте кабатлады. Әммә хисапның берсендә дә, бу эшчәнлек нәтиҗәсендә чех кануннары бозылганмы, әйтелми.

Чех күзләүчеләре фикеренчә, Мәскәү НАТО һәм Европа Берлегенең Үзәк Европадагы тәэсирен киметергә, ә үзенкен киресенчә, арттырырга тырыша.

"Бу радар станциясе атом коралына ия булган Русиягә бер куркыныч та тудырмый һәм алар моны белә", - ди чех хәрби күзләү идарәсенең элекке башлыгы генерал Андор Шандор. – Ләкин бу американ радары килеп урнашса, Русия безнең җирдә теләсә нәрсә эшли алган чор бетә."

Чех иминлек хезмәте хисабында әйтелгәнчә, Русия агентлары, гадәттә дипломатлар сыйфатында хәрәкәт итә, чех сәясмәннәренә, мәгълүмат чараларына басым ясарга, халык фикерен радарга каршы авыштыру нияте белән иҗтимгый оешмаларга үтеп керергә тырыша.

Чехларның күпчелеге радарга болай да каршы. Бу юнәлештә берничә оешма эшли. Шуларның иң танылганы, "Радарга юк!" дигәне, Русия белән бәйләнеше булуын кире кага.

Әммә элекке күзләү җитәкчесе, 1968 елда Прагага танклар җибәргән, заманында Чехиядә дистәләгән мең гаскәр тоткан, уңышлы күзләү эшчәнлеге алып барган һәм хәзер радарга аяк терәп каршы булган Мәскәүнең кул кушырып утыруына ышанмый.

"Радарга каршы фикер тудыру юллары күп, - ди Шандор. – Радар мохитне пычрата, сәләмәтлеккә зыян китерә, һава һәлакәтенә сәбәп була ала дигән хәбәр тарату да җитә. Радарга каршы оешмаларны финанслап була. Алар үзләре моны белми дә калачак."

Чехия мәгълүмат чаралары Русия агентларының Прагадан 50 чакырым көньяк-көнбатышка таба урнашкан радар төзеләсе Брди авылы янында җир сатып алу ниятләре турында хәбәр итә. Чехиянең саклану министры урынбасары Мартин Бартак якшәмбе телевидение аша чыгыш ясап, хөкүмәт моңа юл куймаячак, диде.

Радар мәсьәләсендә американ ягы белән инде ике килешү төзелүгә карамастан, чех элитасы әле дә бүленгән хәлдә. Премьер-министр Мирек Тополанек җитәкләгән уңчы хөкүмәт радар яклы, әммә парламентта җитәрлек хуплау юк.

Оппозициядәге сулчылар радарга каршы чыга. 17 октябрьдә Чехиядә сенатка һәм җирле сайлаулар үтәчәк. Оппозициядәге социал-демократ, элекке премьер Иржи Парубек хөкүмәтне "шпионнар мәсьәләсен" сайлау алдыннан махсус күтәрүдә гаепләде.

Заманында коммунистларга каршы булган диссидент Петр Уһл бүген оппозиция ягында.

"Бу фәкать сайлау сәбәпле күтәрелгән сәяси мәсьәлә, - ди Уһл, - Кешеләр тавышын каршы якка бирмәсен өчен бу якка зыянга булган мәгълүмат таратыла."

Парламентның саклану комитеты күзләү хезмәтләре хисабын 1 октябрьдә тикшермәкче иде. Ләкин, мәсьәлә артык сәясиләшеп китү сәбәпле, тикшерү сайлаудан соңгы вакытка күчерелде.

XS
SM
MD
LG