Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан татар рухын куып чыгару бара


Тарихи рәсем
Тарихи рәсем

Тукай яшәгән һәм иҗат иткән “Болгар” кунакханәсе бинасын җир белән тигезләделәр.

“Инкыйлабка кадәр үк төзелгән тарихи бина “Болгар” кунакханәсе нигезенә кадәр җимерелде. Казан җәмәгатьчелеге зур шокта”- дип яза “Звезда Поволжья” газетасы. Һәм ни өчен татарлар бу тарихи реликвияне саклау өчен дивар булып басмадылар, дигән сорау да куя.
Милләткә каршы җинаять
Ул юк инде..
Газета әлеге хәлне Русиядә Пушкин иҗат иткән Михайловскины яки Болдиноны бульдозерлар белән юкка чыгару кебек булыр иде. Моның өчен Русиядә 25 елга төрмәгә утыртырлар иде, ди. Ә көнбатышта мондый хәл өчен хөкүмәт вазифаларыннан китергә мәҗбүр була. “Болгар” номерларын җимерүне “Звезда Поволжья” газетасы татар милләтенә каршы оештырылган җинаять дип бәяли.
2 үктәбр көнне төштән соң Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева “Болгар” номерларын җимерүгә мөнәсәбәттә белдерү ясады.
“Татнефть” ярдәме белән торгызыла
“Белгечләр әйтүенчә, бина 93%-ка таушалган. Фундаменты да бик куркыныч хәлдә иде. Шуңа күрә, аңа бик җаваплы инвестор
Зилә Вәлиева
сайланды. Чөнки белгечләр бу бинаны торгызып булмый, бары тик булган сызымнар һәм фотолар белән генә яңадан төзергә мөмкин дип әйттеләр. Шуның өчен без аны ышанычлы җәмгыятькә тапшырдык. “Татнефть” ярдәме белән торгызыла бу бина. Тукайның 125 еллыгына, минем уйлавымча, анда мемориал бүлмәсен дә эшләп, шушы шәхесләрне яктырта торган бер үзәк төзербез дип уйлыйбыз. Анысы инвестор белән дә килешенгән”,- диде мәдәният министры.
Шагыйрәнә ялган булачак
Ә куренекле драматург, Татарстан дәүләт шурасы депутаты Туфан Миңнуллин: “Фасадын яңадан корсаң да ул куян шулпасының шулпасы гына булачак. Алай була алмый ул. Ул ялган, шагыйрәнә ялган булачак. Бүгенге техника заманында, минем башка җирләрдә күргәнем бар, шушы йортның Тукай яшәгән 40-нчы бүлмә булган өлешен яңа бина эченә беркетеп кертеп калдырабыз дигәннәр иде. Казанны татардан чистарту бара. Явыз Иван эшләргә өлгерә алмаганны эшләп бетерү бара. Иң соңгы чик монсы. Тукайга кул күтәрделәр”,- ди.
Моңа кадәр ишетелмәгән вәхшилек
Бүгенгә кадәр татар матбугаты бу хакта чаң сукмады. Бары тик “Шәһри Казан” газетасы гына чәршәмбе санында фото-факт дип кечкенә генә рәсем басты. “Болгар” кунакханәсен җимерү турында хәбәрләр дүшәмбе көнне үк дөньяга тарала башлаган иде инде. Беренче булып “Вечерняя Казань” язып чыкты. Аннан соң “Эфир” телеканалы сишәмбе кичендә хәрабәләр яныннан репортаж ясады. Пәнҗешәмбедә чыккан “Казанские ведомости” бу хәлгә моңа кадәр беркайчан да ишетелмәгән вәхшилек дип бәя бирде.
Нигә кача-поса?
Ни өчен соң хөкүмәт әгъзаларының һәм “Татнефть”нең шундый изге планнары булгач, ул сүтеләчәк һәм шундый ук бина торгызылачак дигән сүзләрне җимерә башлаганчы кызгандылар?! Туфан Миңнуллин да мөселманнар өчен изге Ураза бәйрәме алдыннан кача-поса вәхшиләрчә юкка чыгардылар дип рәнҗи. Ә гомүмән алганда, бу “Болгар” кунакханәсен җимерү очраклы бер вакыйга гына түгел икәнлегенә дә басым ясый.
Куып чыгару бара
Tуфан Миңнуллин
“Бауман урмында язучылар эшләгән, татар мәдәниятенең, татар иҗтимагый фикеренең үзәге булган, нәшрият эшләгән бинаны да төзекләндерәбез дип бушаттылар бит. Анда безне кайтармаячаклар. Бауман үзәгеннән куып чыгардылар, нәшриятны әллә кайда илтеп ыргыттылар. Әкрен-әкрен генә Такташ йортын сүтеп ташладылар. Тукай урамындагы бөтен Тукай белән бәйле татар зыялыларының, татар мәтбугатының үзәкләре белән бәйле бөтен йортларны сүтеп бетерделәр. Менә хәзер радиокомитетны да әкрен генә бушатачаклар дигән сүз йөри. Хәзер Горьки урамыннан куып чыгарачаклар. Казанны татар рухыннан чистарту бара. Куып чыгару бара. Сессиядә әйтеп чыгыш ясадым. Татарсыз Татарстан төзү бара”,- ди Туфан Миңнуллин.
Әлеге вәзгыятьне ул үктәбер аенда булачак Татарстан дәүләт шурасының чираттагы утырышында да күтәрергә җыена.
Татарныкылар кая?
Зилә Вәлиева “Болгар” кунакханәсенә мөнәсәбәттә журналистлар белән очрашкан вакытта тарихи һәйкәл-бинларны саклап калу өчен республика күләмендә “Мирас” дип аталган программа булуына басым ясады. Озакламый Фукс йорты да, Казанның Мәскәү урамындагы биналар да, Чистайдагы Пастернак өе дә һәм башка дини биналар төзекләндереләчәк дип белдерде. Әмма, нигәдер, татар шәхесләренә кагылганнарны телгә алмады.
XS
SM
MD
LG