Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәүдә православияне укытуга каршы чара үтте


Мәскәүдә мәктәпләрдә православ мәдәниятне укытуга протест белдергән каршылык чарасы үтте. Бу юлы «Свободные радикалы» хәрәкәте һәм Атеистлар оешмасы мәктәпләрдә православ мәдәният нигезләрен укытуга каршылык белдерде.

Оештыручылар "укытучылар көне уңаеннан мәктәпләрнең дөньяви принципта эшләргә тиешлегенә игътибарны юнәлтергә телибез", дип әйтә.
“Без төбәк компоненты булсын, федераль компонентагы «Рухи-әхләки мәдәният» фәне кысаларында булсын, дини дәресләрнең мәктәптә укытылуына каршы. Без “Православ мәдәният нигезләре ” дәресенең укытылуын туктатыны таләп итәбез” , - диелә хәрәкәтләр тараткан кәгазьләрдә.
Мәскәүдә үткән каршылык чарасында катнашучылар “Русия – дөньяви дәүләт!”, “Дин мәктәптә булмаска тиеш!”, “Поплар, мәктәптән чыгып китегез!”, “Православ Талибанны булдырмаска” һәм башка шигарьләрне кычкырып торган. “Свободные радикалы” оешмасы ата-аналарны мәктәпләргә дин үтеп керүенә каршылык белдерергә чакыра.
Мәскәүдәге “Ватан” фиркасе вәкилләре, Татарстандагы милли хәрәкәт вәкилләре дә “православ мәдәнияте нигезләре” дәресләрен укытуга каршылык белдергән иде.
XS
SM
MD
LG