Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарстан” һава ширкәте "Боинг"ларга күчәргә әзерләнә


“Татарстан” һава ширкәте үзенең искергән очкычларын яңа сатып алынган “Боинг-737”машиналары белән алмаштырачак. Очкычларның берсе Казанга кайтарылган инде. Якын арада очкычта хезмәт күрсәтүчеләр, барлыгы 120 кеше Германиягә, махсус укуларга җибәрелергә тиеш. Татарстанның транспорт министрлыгы хәбәр иткәнчә, очу төркеме вәкилләре каза хәлендә төшеп утыру, янгын чыгу һәм башка гадәттән тыш хәлләрдә хәрәкәт итү кагыйдәләрен өйрәнер дип көтелә. Бу хакта 116.ru сәхифәсе хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG