Accessibility links

Кайнар хәбәр

Алман гаскәрләре Әфганстанда тагын 14 айга кала


Германия канцлеры Ангела Меркель хөкүмәте Германия гаскәрләренең Әфганстанда калу мөддәтен тагын 14 айга озайтты.

Шулай итеп Германиядә киләсе елда үтәчәк парламент сайлавыннан соң да алман гаскәрләре Әфганстанда булачак.

Хәзер Әфганстанда Германиянең 3300 хәрбие бар. Алар чагыштырмача тыныч төньяк җирләрдә урнашкан.

Әфганстанда Германия хәрбиләре сан ягыннан өченче урында. Әмма алар үз көчләрен бәрелешләр ешрак булган көньякка җибәрмәгән өчен тәнкыйтләнә.
XS
SM
MD
LG