Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ хәрбиләре Гыйрактан кайчан чигенер?


Америкадагы сайлау алды чараларында Һәр намзәт чигенү вакытын үзенчә билгели. Ләкин бу хакта инде бәхәсләшергә урын юк, чөнки бу адым 2011 елгның ахырына белгеләнде.

АКШ президент сайлавы чараларында, Гыйрактагы АКШ хәрбиләренең кире чигенүе турындагы бәхәстә һәрбер намзәт үз вакытын күрсәтә. Демократлар партиясе намзәте Барак Обaма хакимияткә килгән очракта, 16 ай эчендә хәрбиләрне кайтарырга тели.

Републикан намзәте Мэк Кейн өчен исә әле иртә, ул гаскәриләр 2013 елда чыгырылырга тиеш дигән фикердә тора иде.

Барак Обама һәм Мэк Кейн билгеләгән вакытлар, АКШ һәм Гыйрак арасында килешенгән карар белән туры килми. Килешүдә хәрбиләр 2011 елның ахырына кадәр чигенәчәк диелгән.

Гыйрак шигый партиясе башлыгы Аммар әл Хаким, Гыйрактагы гаскәриләрнең илдә калу мәсьәләсе алдан ук хәл ителде, бу дата инде үзгәрмиячәк, намзәтләргә исә бары тик бу килешүне үтәргә генә кала, ди:

Гыйрак хәрбиләре иминлекне саклый

"Гыйрак хөкүмәте иминлек мәсьәләсендә үз көчләрен әзерләү эшенә күбрәк игътибар бирә. Һәм без чигенү вакыты турында АКШ хөкүмәте белән инде килештек, әлеге процесста 2011 елның ахырына кадәр АКШ көчләре монда калачак. Шуңа яңа сайланачак намзәтнең бу хакта нинди карар кылачагы мәсьәләсе безне борчымый", диде ул.

Обаманың гаскәриләрне иртәрәк чигендерүе, Гыйрак сәясәтчеләрен имимлек мәсьәләсендә тагын да кайгыртучан хәрәкәт итәргә этәрер иде дигән карашта тора.

Күптән түгел Гыйрак парламенты мөһим бер сәяси белдерү белән чыгып, бөтен вилаятьләрдә гыйнвар ае ахырына кадәр яңа сайлау үткәреләчәк, дип игълан итте.


Аммар Хаким (сулда) сунни кабилә башлыклары белән очраша

Гыйракта вилаять сайлавы алдыннан шигый партиясе башлыгы үз көчен арттырырга җыена. Партия башлыгы әл Хаким шул уңайдан яклаучылар санын арттыру өчен төбәкләрдә йөри. Сунни төбәкләргә дә барып, Гыйрактагы барлык төркемнәр белән бер мөнәсәбәттә торырга тырышуын белдерә :

"Без үзебезгә "Бөтен халык белән дусбыз" дигән шигарьне алдык. Гыйрактагы шигый, сөнни, көрд һәм башка төркемнәр белән яхшы мөнәсәбәттә торабыз. Безне шигый кабилә башлыклары бик яклый. Без халыкка үзебезне тиешлечә күрсәтергә тырышабыз", ди ул.

Әл Хаким Иран шигый дөньясына якын булуы белән таныла. Белгечләр исә, Иранның Гыйрактагы йогынтысы мәгълүмат чаралырында аңлатылганнан да катлаулырак, ди. АКШ хәрбиләре чыгарган хисапта, Иран тарафыннан якланган сугышчыларның бүгенге көндә Гыйрактагы шигий шурасы сафларына кадәр керүен белдерә.

XS
SM
MD
LG