Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәһли галәмгә кешесез идарә ителүче кораб очырды


Һиндстан галәмгә кешесез идарә ителүче беренче корабын очырды.

Һиндстан галәм тикшеренүләре оешмасы ясаган Чандраян-1 галәм корабы узган төндә илнең көньягындагы Сриһарикота галәм үзәгеннән җибәрелгән.

Чандраян Ай корабы дигәнне аңлата. Ул галәмдә 2 ел буе очып Һиндстанның Айга яңа очышларына әзерлек буларак Ай өслегенең минираль, химик һәм топографик үзенчәлекләрен өйрәнәчәк.
XS
SM
MD
LG