Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан галәмдә иген үстерә


Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов Владимир Путин каршында галәм мәсьәләләре буенча чыгыш ясады.

Татарстан премьер-министры Рөстәм Миңнеханов соңгы вакытта Русия җитәкчелеге даирәсендә еш күренә башлады. Финанс кризисы мәсьәләсеннән читкәрәк китеп, бүген кайбер үткен фикер йөрткән сәясәтчеләр шул хакта уйлый.

Сишәмбе ул Красноярский ягының Железногорск шәһәрендә галәм мәсьәләләре буенча узган җыелышта катнашты. Биредә федераль галәм агентлыгы башлыгы Анатолий Перминов, Красноярск башлыгы Александр Хлопонин, Калуга өлкәсе җитәкчесе Анатолий Артамонов белән беррәттән Русия премьер-министры алдында чыгыш ясады.

Һиндстан арзанлы ягулык эзләргә дип, айга үз ракетасын очырган көнне, Русия башлыгы да галәмдәге яңа технологияләр турында уйлана. Владимир Путин фикеренчә, бүгенге көндә галәм технологияләре ил иминлеге һәм икътисад үсеше өчен хезмәт итергә тиеш.

Татарстанда исә бик аңлап бетермәсәләр дә, галәм, заманча технологияләр турында сөйләшергә яраталар. Республикада IT үзәкләр, технопарклар да төзелеп тора. Читтән килгән һәрбер кунакка диярлек бу үзәкләр турында тәфсилләп сөйләү гадәте дә кергән. Шундый алга киткән республика премьеры буларак Рөстәм Миңнеханов, зур түрәләр җыелган бу утырышта, билгене дәрәҗәне төшерә алмый. Хәбәрләрдән колак очы белән генә ишетеп калган әби-бабайлар исә, хәзер Нургали малае гамәлгә оча мәллә, шуннан гына икмәк үстерәләр икән, дигән гайбәтләр таратып йөри.

Владимир Путин алдында чыгыш ясаганда, Миңнеханов беренче чиратта галәм технологияләрен Татарстанның социаль-икътисады үсешендә куллану турында әйткән. Бу максаттан республикада 3 елга исәпләнгән максус программа да кабул ителгән. Аның бәясе 590 миллион доллар дип исәпләнә. “2007 ел мартында Калугада узган дәүләт шурасы президиумы утырышында галәм технологияләренә игътибарны арттырырга кушкан булган. Бу программаны булдырып, Татарстан җитәкчелеге кушканнарны үтәде, ди Рөстәм Миңнеханов.

Премьер сүзләренчә, Татарстанда галәм технологияләре иң элек авыл хуҗалыгы өлкәсендә, төгәлрәк икмәк җыюда киң кулланыла. Шулай ук иярчен навигацияләр юл хуҗалыгында да киң таралган.

“Иярченнәр ярдәмендә бүгенге көндә без шәһәр ара автобусларның йөрүләрен күзәтәбез, шуннан чыгып мөмкин кадәр уңайлы маршрут төзибез. Мондый технологияләр белән эшли башлагач, юлларда бәла каза саны әзәйде. Узган ел автобус йөртүчеләре гаебе белән 14 кеше һәлак булса, быел берәү”, ди Рөстәм Миңнеханов.

Моннан тыш җыелышта, 2010 елга Татарстанда медицина ашыгыч ярдәм, янгын сүндерү, милиция хезмәтен берләштерүче диспетчер үзәге төзү турында әйтелде. Әлеге барлык машиналар да навигаторлар белән җиһазланачак. Шулай ук Казанда галәм мониторингы үзәге булдырырга планлаштырыла. Аның нигезендә башкаладагы төрле идарәләр арзан бәягә нинди космик фотосурәт кирәк, шунсын эшли алачак.

Бу җыелышта Рөстәм Миңнеханов белән Татарстан хөкүмәтенең мәълүмати технологияләр үзәге җитәкчесе Николай Никифоров, җир байлыкларын куллану буенча премьер ярдәмчесе Фәрит Шәгыйдуллин, “Электрон Хөкүмәт” белән җитәкчләүче Рафаэль Мостафин катнашты. Галәм технологияләренә багышланган бу җыелышта Татарстан вәкилчелеге, Русия җитәкчелеген “Электрон хөкүмәт” проекты белән дә таныштырган.

Шулай итеп, Татарстан Русия белән бергәлектә галәмне яуларга тырыша. Ил җитәкчелеге бу юлы да республикага зур өметләр баглый.

XS
SM
MD
LG