Accessibility links

Кайнар хәбәр

Формальлек комсомолны кешедән ерагайтты


29 октябрьдә Чаллының “Заман” яшьләр үзәгендә ачылган комсомол музеенда әлегә шаккатырлык экспонатлар юк.

Күпчелек урынны комсомол билгеләре, билетлар, Чаллыга нигез салу күренешле фотолар алып тора. Яшьләр үзәге хезмәткәре Гүзәл Асаровага комсомол мәктәбе узарга туры килми, ул октябрят чагында сәяси оешмалар таркала. Шулай да Гүзәл элекке яшьләр музеена хөрмәт белән карый:

“Музейга материалларны элекке комсомол әйдаманнары бирде. Музейны беренче булып 24 мәктәп укучылары, ветераннар карады. Фикерләрен хәтер китабына язып рәхмәт белдерделәр”, диде ул.

Заман яшьләр үзәге деректоры Римма Набиева 1982 елда Чиләбе өлкәсенең Минияр шәһәреннән комсомол юлламасы белән килә. Музей ачу комсомолны торгызуга булган хисләр, исәп белән түгелме? Бу сорауга Римма ханым: “Узганга кайту теләге юк инде. Төп максат- хәзерге яшьләргә комсомол традицияләрен сөйләү, аны күрсәтү”, дип җавап бирде.


Фәрит Башаров 1984 елда Чаллыдагы 70 меңлек комсомол армиясенә җитәкчелек итә. Узган һәм бүгенге көннәр чагылышы хакында Фәрит әфәнде:

“Элек яшьләр янында әти-әни булмады, алар урынына комсомол булды. Узганнарның кайсы өлешен чүплеккә ташлар идегез, дигән сорауга, формальлек дияр идем. Моның белән комсомол кешеләрдән ерак торды. Калган эшләрне хәтердән сызасы килми”, диде ул.
Узган гасырның 80нче елларында Чаллыда һәр 5 кешенең берсе комсомол иде. Ул чакта шәһәр халкының уртача яше 25 иде. Үземә дә заманында, Казан университетына укырга керәсе булгач, 23 яшьтә шушы яшьләр оешмасына керергә туры килде. Кызык яшьлек - тиле яшьлек.
XS
SM
MD
LG