Accessibility links

Кайнар хәбәр

Барыбыз да бурлак икән


“Бурлаклар” спектакле Чаллыда “әфәрин” дип кабул ителде.

Һәрбер театрның яңа әсәрне сәхнәгә алып чыгуы зур яңалык булып тора. Ләкин театр тарихында яңа әсәрне 1-2 тапкыр куеп, ул репертуардан төшеп калырга мөмкин. Аны тамашачы кабул итми. Мансур Гыйляҗев әсәре буенча куелган “Бурлаклар” спектакле Чаллыда “әфәрин” дип кабул ителде, аңа йөрүчеләр саны кимеми. Әсәрнең эчтәлеге нинди? Театрның сәнгать бүлеге мөдире Рузилә Җамалиева, сюжет бик кызыклы, бурлакның авыр тормышын ачып бирә, диде.

Тамашадагы бурлаклар кыш аенда бик азапланып, бер кешегә кирәк булмаган ташлар төягән баржаны Әстерханнан Казанга Идел елгасы буенча тартып менәләр. Спектакльдә баш бурлак Габдулла ролен башкаручы Рәфик Каюмов: “Һәр милләт нинди дә булса авырлык кичерә. Минем образ – язмышын барлык кеше үз башыннан уздыра. Безнең барыбыз да тормышта бурлак”, диде ул.

Тамашачы фикеренә килгәндә, “КамАЗ хәбәрләре” газетасы журналисты Өлфәт Гыйлаев бу тамашаны берничә тапкыр караган: “Мин татар язмышында бер урын алып торган бурлаклар турында бик аз белә идем. Шул ук вакытта баржа, су, боз белән бәйләнешле күренешләрне ничек күрсәтерләр икән дип тә кызыксындым. Коллектив тырышкан”, диде Гыйлаев.

XS
SM
MD
LG