Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 13:36

Мәскәү Украинаны Русия телевидениеларын тыюда гаепли. Ә үзенең бу өлкәдә гөнаһы тагы да күбрәк.

1 ноябрьдән Украинаның Киев һәм тагын кайбер шәһәрләрендә Русиянең 4 телевидениесы тыелды. Бу - “Беренче канал. Бөтендөнья челтәре”, “Рен-ТВ”, "РТР-Планета” һәм “ТВЦ-халыкара” каналлары.

Украина рәсмиләре әлеге каналлар әхлак, реклама, авторлык хокуклары турындагы канунга каршы килә дип белдерә. Ләкин бу аңлатмалар Русия ягын канәгатьләндерми. Алар бу сәяси максаттан эшләнә, дип саный.

Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров: “Без Русия телевизион каналларын Украинада күрсәтү хокуклары өчен көрәшәчәкбез һәм андагы урысларны хөрмәт итүгә ирештерү өчен тырышачакбыз”, диде.

Лавров әйтүенчә, Украинадагы урыс телле халыкның барлык массакүләм мәгълүмат чараларын карарга да хокуклары бар.

Мондый белдерүләрдән соң Украина тышкы эшләр министрлыгы Мәскәүне махсус гауга тудыруда гаепләде.
“Русия моны сәясәт белән бутарга тырыша” диделәр анда.

Чөнки рәсми Киев әйтүенчә, беренче чиратта сүз телевизион каналлардагы тәмәке һәм спиртлы эчемлекләр рекламасы, авторлар хокукы бозылуы һәм Украина кануннарына туры килмәгән кайбер әдәпсезлек турында бара.

“Украина ул суверен дәүләт. Беренче чиратта алар үз мәнфәгатьләрен кайгырта. Русия дә бит башка илләрнең ихтыяҗын бик искә алырга тырышмый. Шул ук Грузия, Балтыйк буе илләре булсынмы,” ди Казанда яшәүче Рәүф Ибраһимов.

Аның әйтүенчә, Русиянең үзендә дә бар халыкларның мәнфәгатьләре искә алынмый.

“Путин әле президент булганда Татарстанга килгәч аңа Башкортстанда татар телен кысалар дип зарланганнар иде. Ул чакта Путин: “Юк бу бит башбаштаклык. Алай була алмый. Бу дөрес түгел,” диде. Әмма күпмедер вакыттан соң үзе үк шул башбаштаклыкны эшләде - милли-төбәк компонентын бетерү турындагы канунны имзалады”, ди Ибраһимов.

Әлбәттә еш кына сәяси күзлектән, ягъни үзенә хуш килмәгән массакүләм мәгълүмат чараларын ябарга гадәтләнгән Русия өчен күрше Украина да шулай кыланадыр кебек.

Әле бу көннәрдә генә Томскида Азатлык радиосының урысча (Свобода) тапшыруларын эфирга бирүче TV-1 ширкәтен лицензия таләпләрен бозуда гаепләнде.

Шулай ук 2008 елның гыйнварыннан Татарстанның “Яңа гасыр” радиосында 20 минутлык Азатлык ретрансляциясе бетерелгән иде. Ул да лицензиягә туры килмәү белән аңлатылды.

“Кем-кем, әмма Русиянең Украинаны гаепләргә хакы юк. Чөнки элек без рәхәтләнеп Азатлык, “Татарстан” радио-телевидениесын татарча, Свободаны тыңлый ала идек. Хәзер тыңлап булмый. Бу инде Русиянең ике йөзлелеге”, ди Рәүф Ибраһимов

Шактый ел Үзбәкстанда яшәп хәзер Татарстанга кайткан Анурбәк Гобәйдуллин Азатлыкны кыска дулкыннарда тыңлый.

“Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары Шәймиев кайда барган да, ни эшләгәнен сөйли бит. Ә безнең дөнья хәбәрләрен дә беләсебез килә. Бүгенге көндә татарларга дөнья хәбәрләрен бары Азатлык кына ишеттерә. Русия президенты сайлауларыннан соң FM дулкындагы ретрансляцияне кайтарырлар дип өметләнгән идем”, ди ул.

XS
SM
MD
LG