Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Кирмәнендә Тәре йөреше


4 ноябрь Русиядә халыклар бердәмлеге көне. Татарстан башкаласында рус православ чиркәве Тәре йөреше уздырды - бу көнне чиркәү Казан изге ана иконасын искә ала.

4 ноябрь дүртенче ел рәттән Русиядә халыклар бердәмлеге көне буларак бәйрәм ителә. 2004 елда рәсмиләштерелгән әлеге яңа бәйрәмнең асылын күпләр аңламый. Хөкүмәт аны тарихи, чиркәү дини бәйрәм дип сөйли. Мәскәү хөкүмәте бу көнне халыкларның берләшү көне дип аңлатырга тырыша.

Бердәмлек көне уңаеннан Казанда да хәтсез генә чаралар үткәрелде. “Пирамида” үзәгендә Татарстан халыкларының сәнгать бәйрәме оештырылды. Өстән кушып уздырылса да, татар, рус, чуаш, мукшы халыкларының җыр-биюләре Татарстанда рухи бердәмлек булуын күрсәтергә тиеш иде. Ә иртәнге якта рус православие чиркәве Тәре йөреше уздырды. Чөнки бу көнне чиркәү Казан изге ана иконасын искә ала. Әлеге икона Казан Богородица монастырендә саклана. Иконаны иртә белән үк Казан Кирмәнендә урнашкан Благовещение чиркәвенә күчергәннәр иде. Тәре йөртү дә Благовещениедан башланды. Дин әһелләре моннан 400 ел элек полякларны җиңәргә булышкан иконаны күтәреп барды. Урам халык белән тулган иде.

Бердәмлек көненә карата мөселманнарның фикерләре ниндирәк икән? Кол Шәриф мәчетенең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Зиннуров бу уңайдан болай ди:

“Динебез башка дин вәкилләренә дошманлык булуын тыя. Мөселман күңелендә башкаларга карата нәфрәт булырга тиеш түгел. Динебезнең бәйрәме булмаса да, халыклар арасында булган бердәмлекне ныгыту өчен үткәрелүе бик яхшы.”


Бөтен Русия буйлап үткәрелгән Бердәмлек көненең асылы нидән гыйбарәт соң?

Тарихка күз салсак, 1603 елда ук Русиядә Болгавыр заман башланып китә. Тәхет бүлү, үтереш, сугыш, өсте-өстенә яңа патшаларның килеп торуы 1613 елга кадәр дәвам итә. Сугыш исә Польша белән алып барыла. Чөнки Польша патшасы Русия тәхетенә дәгъва кыла. Ачыграк итеп әйткәндә, Владиславны Мәскәү тәхетенә боярлар үзләре чакырып китерә. 1612 елның 4 ноябрендә Кузьма Минин һәм Дмитрий Пожарский халыктан җыелган гаскәр белән Мәскәүне поляклардан азат итә диелә.

Шунысын әйтергә кирәк, кайбер татар тарихчылары Кузьма Минин чынлыкта керәшен татары Кириша Минибаев булган ди. Ул Балахнада тоз чыгару белән шөгыльләнүче Мина Анкудинов гаиләсеннән. Кириша, үз исеме белән әйткәндә Кыям, әтисенең тоз чыгару һөнәрен ташлап, Түбән Новгородка күчә, анда ит һәм балык белән сәүдә итә башлый. 1611 елда земский староста булып сайлана һәм үз малларының өчтән бер өлешен Мәскәүне яклау маясына биреп, башкаларга үрнәк күрсәтә. 1611 елның 20 февралендә Кузьма Минин Мәскәүне яклау өчен ополчение җыя һәм гаскәр башлыгы итеп Дмитрий Пожарскийны чакыра.

1613 елда яңа патша Михаил Федорович Романов аңа дворян чины һәм байлыклар бирә. 1615 елда Идел буе татарлары һәм чирмешләре баш күтәргәннән соң, ул Казанга биредәге хәлне өйрәнергә җибәрелә. Берничә ай Казандагы кан кардәшләренең ни өчен тавыш күтәрүен өйрәнгәннән соң, 1616 елда Мәскәүгә кире кайтырга чыга һәм юлда вафат була.

Рәсми тарих исә кайбер татарлар алга сөргән бу гипотезаны танымый, Мининны Нижгарның гади һәм иң мөһиме рус бер кешесе итеп күрә.

Бәйрәм итүгә башка сәбәп булмагач, бу көндә кайбер татарлар Кириша Минибаевның Русияне саклап калганын исләренә төшерә.
XS
SM
MD
LG