Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент кем буласын ничек белергә?


Кыйммәтле кагәзьләр базары, футбол нәтиҗәләре һәм урамда битлек сату арасында нинди уртаклык бар дисезме? Барысы да президент сайлавының нәтиҗәсен фаразларга ярдәм итә ала.

Тавыш бирү нәтиҗәләрен дөньяда гадәттә алдан үткәрелгән фикер белешүдән чамалыйлар. АКШта соңгы атналарда халык фикере демократ Барак Обама яклы булды.

Дүшәмбе кич халык американ футболын карады. 70 ел буена сайлау алдыннан булган бу уенның нәтиҗәсе сайлау нәтиҗәсе белән тәңгәл булып барды. Редскинз (Redskins) төркеме җиңсә Ак Йортта хәзерге партия намзәте кала килде, көндәшләре җиңгән очракта хакимияттәге фирка президент урынын көндәшенә бирде. Очраклы хәлме бу – юкмы, әмма чынбарлык шундый булды. Бу дүшәмбе булган уенда Редскинз (Redskins) төркеме 23-6 хисабына җиңелде. Шулай итеп футбол нәтиҗәсенә караганда, бу сайлауда Обама җиңә ала.

Обама җиңә дип акча да күбрәк куела, кибетләрдә Обама битлекләре Маккэйнныкыннан күбрәк сатыла икән.

Болары ярым чын, ярым шаяру булса – сайлауның нәрсә белән бетәсен фаразлауның җитдирәк юллары да бар.

Американ профессоры Алан Абрамовиц математик формула куллана. Формулада хәзерге президентның абруе һәм АКШ икътисадының хәле хисаплана. Ул Обама җиңәчәген фаразлый.

Кушма Штатларның һәр почмагында булган бер челтәр супермаркетларда Обама төсе зәңгәр һәм Маккэйнның кызыл төсле чокырлары сатыла, Обаманыкын 60%ка күбрәк алалар, ди сатучылар. Шушы сатуга карап бу кибетләр ике тапкырда да Бушның җиңүен фаразлаган.

Кыйммәтле кәгазьләр базары исә - сайлау нәтиҗәсен иң яхшы фаразлаучы ысулларның берседер. Соңгы 80 елда базар бер дә ялгышмаган. Сайлау алдыннан хиссәләрнең бәясе арткан булса - президент булып хакимияттәге фирка намзәте калган. Төшкән булса – президент итеп икенче партия намзәте сайланган. Базарның хәлен исә үзегез дә белеп торасыз.
XS
SM
MD
LG