Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан симфоник оркестры Мәскәүдә


Чайковский исемендәге концерт залында Фоат Мансуров җитәкчелегендәге Татарстанның симфоник оркестры чыгыш ясады. Мәскәүлеләр танылган дирижер Фоат Мансуровны 80 еллык юбилее белән дә котладылар.

4 ноябрьдә, Чайковский исемендәге концерт залында, Фоат Мансуров җитәкчелегендәге Татарстан симфоник оркестры чыгыш ясады. «Русия оркестрлары» дип аталган абонемент программасына кергән симфоник оркестр чыгышын шулай ук, данлыклы дирижер Фоат Мансуровның 80 еллыгына багышлана дип тә игълан иттеләр.

Концерт программасы берничә классик әсәрдән торды. Алар арасында татар композиторының бер генә әсәре - Рөстәм Яхинның оркестр өчен язылган концерты башкарыласы билегеле булса да, Татарстан оркестрын тыңларга, данлыклы Фоат Мансуровны алкышларга халык бик күп килгән иде.

Концертның беренче бүлегендә оркестр белән Италиядән килгән яшь дирижер Фабио Мастранжело дирижерлык итсә, икенче бүлекне тулысы белән Фоат Мансуров алып барды. Халык оркестр чыгышын һәм данлыклы Фуат Мансуровны алкышларга һәм чәчәкләргә күмеп каршы алды. Беренче бүлектә оркестрга кушылып скрипкада СССРның халык артисты Виктор Третьяков чыгыш ясаса, икенче бүлектә яңгыраган Рөстәм Яхин әсәрендәге рояль партиясен Татарстанның халык артисты Рэм Урасин башкарды.

Мәхмүт Гәрәев һәм Фоат Мансуров
Концерт башланыр алдыннан Фоат эфәнде белән кыскача гына сөйләшү мөмкинлеге дә булды. Бу язма «Азатлык» радиосы өчен диюгә Фоат Мансуров: «Минем татарча сөйләшә башлавымда «Азатлык» радиосының өлеше бик зур. Мин бит Казанга килгәндә татарча бик яхшы белми идем. Сезнең радиода башкортча да бик матур сөйлиләр. Без бит бер халык. Тел бер, моң бер. Безне көчләп аерганнар шул. Әгәр дә без берләшсәкме? Нинди зур көчкә ия булыр идек без!», диде Фоат Мансуров.

Мәскәүдә чыгыш ясау башка җирләрдә чыгыш ясаудан аерыламы, әллә сезнең өчен кайда чыгыш ясау мөһим түгелме дигән сорауга Фоат әфәнде: «Мәскәү тамашачысы башкарак. Репертуарны да аларга карап сайлыйбыз. Бүгенге программага Нәҗип Җиһановның да бер әсәрен керткән идек, нигәдер төшереп калдырганнар. Мин белми дә калдым, диде».

Ул шулай ук Татарстан симфоник оркестры әсәрләре дискларда да чыгарыла, оркестрны өйдә дә тыңлау мөмкинлеге бар, диде.
Данлыклы маэстро Фоат Мансуровны котларга Мәскәүнең күп кенә зыялылары килгән иде. Алар сәхнә артына кереп аның белән очраштылар, бәйрәме белән котладылар. Алар арасында Мәскәү милли мәдәни мохтарият рәисе Рәсим Акчурин, танылган армия генералы Мәхмүт Гәрәев та бар иде. Фоат Мансуров турында Мәхмүт Гәрәев: « Ул бөтен дөньяга танылган дирижер. Без аның белән горурланабыз», дип белдерде.
XS
SM
MD
LG