Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ерак Көнчыгышта диңгезчеләр рухына дога кылалар


Амурдагы Комсомольски һәм Хабаровски чиркәүләрендә атом су асты көймәсендә үлгән 20 диңгезче рухына дога кылдылар. Аларның исемнәре инде билгеле, исемлек игълан ителде.

20 кеше арасында 3-се хәрби, калган17-се цивил кеше, көймә җиһазлары белгечләре булган.

Диңгезчеләр чәршәмбе көнне җирләнергә тиеш.11-12 ноябрь Владивостокта матәм көннәре итеп игълан ителде.
Хакимиятләр, зыян күргән башка кешеләрнең хәле әйбәт, дип белдерә.

“Нерпа” су асты көймәсендә һәлакәт шимбә көнне булган иде. Тикшерү комиссиясе, каза янгын сүндерү системасының үзеннән-үзе эшләп китүе аркасында килеп чыкты, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG