Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фурсенко: "Республика түгел, мәктәп хәл итсен"


Русия мәгариф министрлыгының күптән түгел Татарстанда узган федераль җыелышы турында фикер алышулар әле дә дәвам итә.

Мәгарифкә багышланган җыелышта Русиянең милли мәсьәләләр үзәге вәкиле Ольга Артеминко, “Бүгенге көндә Татарстанда сораштыру узган 100 баладан 82-се үзләрен Русия гражданнары дип танымый”, дигән фикер әйтте. Моны ул мәгарифтәге милли компонентның артык көчәеп китүе белән бәйли. Янәсе, туган телләргә өстенлек бирелеп, урыс теле икенчел булып кала. Татарстан җитәкчелеге исә бу фикерне ахмаклык дип саный. Шунлыктан республика башлыгы Миңтимер Шәймиев Ольга Артеминко белән бәхәскә дә керергә мәҗбүр булды.

Рәшит Әхмәтов фикеренчә, бу социологик тикшерүләр нәтиҗәсе дөрес булмаска мөмкин. Фурсенко да биредә кемнеңдер боерыгын гына үти. Куәт көчләре күптән инде Шәймиевка уч тота. Хәзер алар президентка сәяси яла якмакчы була. “Янәсе, Шәймиев мәктәп аша яшьләрне Русиягә каршы фикерләргә өйрәтә. Моннан да начаррак ахмаклыкны күргән юк иде әле”, ди Рәшит Әхмәтов.

Бу хәлләрдән соң журналист төрек лицейларын да искә ала. Бүген 50-дән артык төрек укытучысы Татарстаннан куылган. Киләчәктә татар телен дә мондый аяныч язмыш көтәргә мөмкин, ди ул.

Федераль утырышның йомгакларына караганда, анда катнашканнар, милли компонентны калдыру яклы. Алар һәркем туган телендә белем алырга, шул телдә чыгарылыш имтиханнары тапшырырга, милли компонентны истә тотып төбәкләр укыту программасын төзергә хаклы ди. Утырышта катнашучылар, федераль уку әсбаплары исемлегенә туган телдә язылган китапларны, уку программасын билгеләүче белгечләр шурасына 40%-ка кадәр төбәктәге белгечләрне кертү мөмкинлеге бирелергә тиеш дип саный. Шулай ук, алар 1992 елда Страсбург шәһәрендә кабул ителгән кече халыклар телләре Европа хартиясе буенча эшне дәвам иттерергә кирәк, ди.

Милли компонент Русиянең бик күп төбәкләренә кирәк булса да, аны кире кайтару мәшәкатен Татарстан күбесенчә үз өстенә алды. Республика җитәкчелеге һәр яклап, уйланылмыйча кабул ителгән канунны кире кайтарырга тырыша. Русия җитәкчелеге исә, бу тартышуда тиз генә бирешергә уйламый.

Алай да, “Эхо Москвы” радиосында Андрей Фурсенко төбәкләргә милли компонент хакында борчылмаска киңәш итә. Аның сүзләренчә, “мәгарифкә яңа кануннар кертелгәч, укуның 70%-ты федераль үзәк тарафыннан билгеләнәчәк. Калган 30%ын ничек, нинди телдә укыту турында мәктәп үзе хәл итәчәк. Элек мәктәп белән төбәккә 25% кына бүленгән иде”, ди министр. Фурсенко сүзләренчә, Татарстан мәктәпләрендә укучылар, барысы да хөрмәт йөзеннән генә булса да, татар телен өйрәнергә тиеш.

Әлегә милли мәгариф мәсьәләсе Татарстанда күпләрне борчый. Республикада татар җәмәгатьчелеге урамнарга чыкты. Президент Миңтимер Шәймиев үзе бу мәсьәләгә ныклап керешкәч, Русия җитәкчелеге дә азмы-күпме хафалана башлады. Әмма әлегә федераль үзәк белән төбәкләр арасында тартышу дәвам итә.

XS
SM
MD
LG