Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мең сумга Тайландка


Казандагы бер турширкәт 1000 сум түләп Мисыр, Тайланд, Мальдив, Куба, Франция һәм башка илләргә ялга бару турында хәбәр таратты.

Бу белдерү кармагына кабучылар да булгандыр, мөгаен. Хәзер бит заманасы төрлегә үзгәрә. Финанс кыенлыклары аркасында бер олау юлламалары өелеп калган да, шулар бөтенләй юкка чыкмасын өчен, бәлки, 1000 сумга сата торганнардыр, дип әлеге сәяхәт ширкәтенә шалтыратучылар һәи ишекләрен шакучылар да бар икән.
“Путёвкин+” дип аталган турширкәт хезмәткәре Азат сүзләренчә, баксаң, 1000 сум документлар әзерләгән өчен генә икән. Ә юлламаларны алар ташлама белән тәкъдим итәләр.
Русиядә монополиягә каршы хезмәтнең Татарстан бүлеге дә әлеге рекламадагы сүзләргә битараф түгел. Бу хезмәт сүзчесе Резедә Мәҗитова реклам турындагы канун бозылган, дип белдерде.
“Рекламда тәкъдим ителә торган товар, яки хезмәт күрсәтү турында тулы мәгълүмат булырга тиеш. Бу очракта, исә, сәяхәтнең соңгы бәясенә йогынты ясый торган шартлар да күрсәтелергә тиеш иде”.
Ташлама дигән сүз дә сатып алучыларның игътибарын җәлеп итә. Һәркем бу сүзне ишеткәч юлламаның бик арзанын өмет итә. Юк, “Путёвкин+”нең юлламалары “ике тиен бер акча” түгел икән шул. Мисал өчен, Мисырга 10 көнгә ялга бару уртача 20 мең сум тора. Билгеле булганча, хәзер анда иң шәп вакыт түгел. Хургадада салкын җилләр исеп ала, Кызыл диңгез дә суына төште.
Сәяхәт ширкәте вәкилләре әйтүенчә, бүгенге кыенлыклар вакытында һәркем төрле юллар белән туристларны үзенә җәлеп итергә тырыша. Русиядәге иң эре туроператорларның берсе булган “Tez Tour” белән бергә эшләүче “Мәгариф - тур” ның башлыгы Фәридә Әдһәмова сүзләренчә, финанс кризисы башлангач, ялга баручылар 30%-ка кимегән.
Узган ел татарстанлылар октябрь, хәтта сентябрь аенда ук Яңа ел бәйрәмнәренә юлламалар алып куйган булган. Ә быел исә, “Мисырны сорыйлар. Доминикана, Мальдив кебек бик кыйммәтле ялларны сораучылар юк”, ди Әдһәмова. Узган ел исә, ул якларга баручылар әз булмаган.
Яңа ел бәяләренә килгәндә исә, узган елгы белән чагыштырганда уртача 20-30%-ка кыйммәтрәк. Шулай да, бәяләре төшеп алган юлламалар булган. Бангкокта оппозиция баш күтәргәч ширкәтләргә шатыртаучылар бермә – бер арткан.
“Тайландка ничә сумнан юллама алырга була, бәяләр кимедеме, дип шалтырата башладылар. Ул көннәрдә юлламалар 15-16 меңгә генә сатылды. Кайбер батыр кешеләр, анда баш күтәрүләр булуга карамастан китте.
Безнең халык шундый инде. Русия тышкы эшләр министрлыгы һәм шулай ук без дә бармаска тәкъдим ясауга карамастан Тайландка китүчеләр булды”, ди Әдһәмова.
“Мәгариф - тур” аша гына ул вакытта 8 кеше Тайландка киткән. Казанда юллама сатучы тагын 150-дән артык ширкәт барлыгын искә алсак, баручылар әз булмаска тиеш дип нәтиҗә чыгарырга мөмкин.
Турширкәт вәкилләре чит илләргә ялга баручылар саны яңа елдан соң тагын да ныграк кимергә мөмкин дип фаразлый. Бу исә, үз чиратында бик күп ширкәтләргә эшләрен туктырга туры киләчәк дигән сүз.
XS
SM
MD
LG