Accessibility links

Кайнар хәбәр

Израиль Газзәгә һөҗүм әзерли


Израиль хәрби һава көчләре Газзәгә һөҗүм итте. Фәлестин чыганаклары хәбәр итүенчә 150дән артык кеше һәлак булган, 300ләп кеше яраланган. Аларның күбесе - тыныч халык.

Израиль гаскәрләренең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, бу һөҗүм - әзерлек барган чараларның берсе генә. Бу чаралар белән Израиль үз ватандашларын Газзәдән дәвам иткән ракета һөҗүмнәреннән сакларга теләвен белдерде.

Шимбәгә каршы төндә Израиль хәрби һава көчләре Газзә сызыгындагы корылмаларны берничә тапкыр утка тотты. Чираттагы хәрби чараларга җир өсте гаскәрләре катнаштырылачак, дип хәбәр итте гаскәрләренең матбугат хезмәте.
XS
SM
MD
LG