Accessibility links

Кайнар хәбәр

БМО кеше хокуклары шурасы Израильне гаепли


БМО кеше хокуклары шурасы Израильне Газзәдәге сугыш өчен кискен гаепләп чыкты. 33 дәүләт вәкиле резолюцияне хуплады. Африка, Азия, гарәп һәм Латин Америкасы илләре Израильнең фәлестиннәргә каршы чарасын тикшерүне таләп итә.

Европаның 13 иле резолюция өчен тавыш бирмәде. Канада аны кабул итүгә каршы чыкты. Көнбатышның кайбер илләре резолюция эчтәлегендә фәлестин сугышчыларының ракета һөҗүмнәре турында ачык мәгълүмат юк иде, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG