Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төзелеш ширкәтләре хөкүмәттән акча түгел, ярдәм сорый


Алар банклар акча бирсен өчен хөкүмәтнең билгеле бер программа булдыруын үтенә. Апрельдән бирле алар банктан акча ала алмый.

Халык Яңа ел бәйрәмнәре тәмамлангач фатирларга бәя төшәчәк дип көтте. Белгечләр дә күп очракта күчемсез милекнең арзанаюын фаразлады. Әмма республикада төзелешләр туктатылып, төзүчеләр эшсез өйдә утырган очракта да, җитәкчелек торакка бәя төшмәячәк, ди. Киресенчә, министр Марат Хөснуллин киләсе елда квадрат метрның бәясе 35-39 мең сумга күтәрелергә мөмкин, ди.
Хөснуллин сүзләренчә, ел ахырында финанс кризисы килсә дә, тулаем алганда 2008 елда төзелешләр уңышлы барган. Былтыр Татарстанда 2 миллион 222 мең квадрат метр торак төзелгән, 2 меңнән артык фатир төзекләндерелгән. Моннан тыш “Алабуга махсус икътисад бүлгесе”нә 2,7 миллиард сум, Түбән Кама нефть эшкәртү заводын төзергә 7 миллиард сум акча бүленеп бирелгән.
Узган елгы күрсәткечләр уңышлы булса да, быел хәлләр авыррак булачак, ди республиканың төзелеш архитектура һәм торак коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин.
“Иң оптимистик фаразлар ясаганда, киләсе елда без 2 миллион квадрат метр торак төзергә уйлыйбыз Аның 800 меңе социаль ипотекага карый. Бу узган ел белән чагыштырганда 10%-ка азрак. Төзелеш җиһазларына бәя төшкәч, аларны җитештерү шулай ук узган елгы 18 миллиардтан 13 миллиард сумга калачак. Кыен булса да, быел без төзекләндерү эшләрен икеләтә арттырырга телибез. Бу тармакка 10 миллиард сумга якын акча сарыф итергә планлаштырабыз”, ди Марат Хөснуллин.
Премьер – министр Рөстәм Миңнеханов исә, крисиз сәбәпле Татарстанда төзелеш туктатылса да, “Алабуга махсус икътисад бүлгесен”, Түбән Кама нефть эшкәртү заводын төзү эшләре туктатылмаячак дип белдерде.
Эре төзелешләр туктамауга карамастан, республикада кече һәм урта төзелеш ширкәтләре чаң кага. Төзелеш министрлыгы утырышында да алар премьер-министрдан ярдәм сорады. Төзелеш ширкәтләре хуҗалары исеменнән бу җыелышта “Союзшахтоосушение” ширкәте башлыгы Рөстәм Зәйнуллин сөйләде.
“Без хөкүмәттән акча сорамыйбыз. Безнең үтенеч – банклар безгә акча бирә башласын өчен хөкүмә билгеле бер программа булдырсын иде. Билгеле бер генә төзелеш тә үз акчасына салынмый. Без банклардан акча ала идек. Узган елның апрель аеннан Казан һәм Мәскәүнең бер генә банкы да төзелешкә акча бирми башлады. Янәсе төзелеш өлкәсенең хәле начар, аны финанслап банклар үзләре дә төпкә тәгәрәячәк. Безнең көч тә, кадрлар да, техника да бар, кредит алыр өчен куеп торырлык милкебез дә бар, әмма барыбер банклар акча бирми. Алга таба болай дәвам итсә, ярты елдан безнең ширкәт ябылырга мәҗбүр була”, ди Рөстәм Зәйнуллин.
Төзелеш ширкәтләре хуҗалары кризисның уңай якларын да күрә. Мондый авыр чакта республикада аннан-моннан оешкан, сыйфатсыз эшли торган ширкәтләре, арзанга хезмәт күрсәтүче мигрантлар әзәер иде, ди алар. Алар фикеренчә, зур төзелеш башлаганчы, бу эшкә алынырга җыенган ширкәтнең техник ягын тикшерергә кирәк. Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов та төзелеш сыйфатлы булырга тиеш, ди.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хәзер банкларның “озын” акчалары юк. Кризис вакытында банклар кыска вакытка гына акча биреп тору яклы. Төзелешкә кертелгән акчалар, билгеле, бер-ике елсыз кайтарылмый. Хөкүмәт хәзер көч хәл белән кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерергә акча таба, ди Миңнеханов.
Премьер-министр, бүген республикада күп кенә зур корылмалар 30% көченә генә эшли, ди. Ә бу ширкәтләрне эшләтеп тору өчен янә халыктан күп акча җыярга кирәк. Бу дөрес түгел. Шуңа күрә кечерәк, әмма тулы көченә эшли торган ширкәт төзү кулай булачак. Кирәк булса икенчесен төзербез. Әмма халык бушка эшләүче ширкәтләрне туендырып ятырга тиеш түгел, ди Рөстәм Миңнеханов.
Хөкүмәт вәкилләре 2009 елда төзелеш тармагында кризиска каршы юнәлдерелгән чараларны да атады. Алар фикеренчә төзелештә эшләрне җайга салыр өчен мөмкин кадәр күбрәк федераль акчаларны җәлеп итергә, гадәти ипотека шартларын җиңеләйтергә, социаль ипотека тармагын финансларга кирәк.
Җитәкчелек фикеренчә, 2009 елда коммуналь хуҗалык өчен түләмәү очраклары ешаячак. Бу тармакка 2,7 миллиард сум акча килмәскә дә мөмкин.
XS
SM
MD
LG