Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Әкият”тә “Старая сказка”


Татар дәүләт курчак театрында “Старая сказка” куелды. Татарча спектакль көтеләме?

Курчак театры мөдире Роза Яппарова сүзләренчә, февраль аенда татар тамашачысы да куаначак.

“Ренат Харисның “Серле алан” пьесасы буенча репетицияләр бара. Ул бик кызык әсәр. Балаларга ак һәм кара шар узара бәрелешсә, нәрсә булырга мөмкин икәнен, андый һәлакәт булмасын өчен күбрәк яхшылык һәм изгелек эшләргә кирәклеген аңлатырга телибез. Алар акны карадан, яхшыны яманнан өйрәнергә тиеш. Бу спектакльнең премьерасы 12 февральдә булырга тиеш”, ди Роза Яппарова.

Җомга көнне тамашачыларга тәкъдим ителәчәк “Иске әкият” (“Старая сказка”) бүгенге көн проблемаларын күтәрәчәк. “Әкият” курчак театры игъланнарга “бу әсәрне гаилә белән карарга тәкъдим итәбез” дип тә язып куйган.

Роза Яппарова
“Гаиләдә бөтен буыннар да үзара аңлашып яшәсә генә татулык хөкем сөрәчәк. Билгеле булганча, хәзер ташланган балалар бик күп. Бу спектакль гаиләнең мөһимлеге һәм андагы тәрбия турында сөйли”, ди Роза Яппарова.

Борис Шергинның бу әсәрен сәхнәгә UNIMA халыкара театр хезмәткәрләре берлеге президенты киңәшчесе, Русиянең “Курчак театры - XXI гасыр” ассоциациясе президенты Станислав Железкин куйды.

“Безнең режиссерлар икесе дә 40 елдан артык эшли. Алар бик талантлы булса да сәнгатьтә яңа кан кирәк”, ди Роза Яппарова.

“Иске әкият”не “әкият”леләр Рязань шәһәрендә узган курчак театры фестивалендә күреп кайткан. Шуннан соң режиссерны Казанга дәшкәннәр. “Әкият” куючыны беренче тапкыр гына читтән чакырмый. Татарча спектакльләргә килгәндә, Камал театрыннан Илдар Хәйруллин Туфан Миңнуллинның “Авыл эте Акбай” әсәрен куйган булган.

Мәдәният министрлыгының еллык утырышы вакытында курчак театрының башкалар белән чагыштырганда иң күп тамашачы җыюы турында әйтелгән иде.

“Татар спектакльләре урыс труппасына караганда азрак җыя. Чөнки татар мәктәпләре дә аз. Районнарда без барып җитмәгән авыл юк. Татар төркеменең аерым автобусы бар, аларга бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган. Ләкин кызганычка каршы, урта мәктәп булган авылларда да татар балалары бик аз”, ди Роза Яппарова.

Яппарова сүзләренчә, соңгы вакытта кулайлаштыру сәясәтен сылтау итеп татар мәктәпләрен ябып, балаларны урыс авылына йөртеп укытуга омтылу бик тискәре йогынты ясарга мөмкин.

Татар дәүләт курчак театры артистларының хәзер “эше артты”. Алар һәркөн эшкә килгәндә яңа бинаны төзү тукталмаганмы дип карап уза. Узган елның көзендә салына башлаган иде ул. Дөнья хәлен белеп булмый, финанс кризисы куәтләнә генә бит.

Роза Яппарова әйтүенчә, эш тукталмаска тиеш, республика җитәкчелеге дә шул теләктә.

XS
SM
MD
LG