Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татнефть-Самара” урлауда гаепләнә


“Татнефть” ширкәтенең Самарда нефть чыгару эшчәнлеге туктарга мөмкин. Өлкә прокуратурасы Татарстан ширкәтен Самар җирендә үз белдеге белән кара алтын чыгаруда гаепләп, мәхкәмәгә шелтә белдерү белән яный.

“Коммерсант” басмасы язуынча, дүшәмбе Самарның Челно-Вершинск районы прокуратурасы “Татнефть”кә 1,2 миллион сумлык штраф салган. Ә ширкәтнең элекке җитәкчесе Сергей Кандауровка карата җинаять эше ачкан. Район прокуратурасы башлыгы Игорь Зятчин исә, бу хәл “Татнефть-Самара” ширкәте эшчәнлеген кимендә бер елга туктатып торачак, ди.

“Татнефть-Самара” ширкәте 2003 елда төзелгән. Аның 75% акциясе “Татнефть”, 25%-ы “Cat Oil” ширкәтенә карый. Ул 6 нефть коесын берләштерә. Алар тәүлегенә 300-400 мең тонна чимал чыгара.

2008 елның августында Самар хөкүмәте “Татнефть” җитәкчелеге белән алдагы 5 елга хезмәттәшлек турында килешү имзалый. Татарстан хөкүмәте күршеләргә табылган нефтьнең тоннасына 30-ар сум түләп барырга да вәгъдә иткән. Әмма шул ук август аенда Самарның “Каменный Брод” ширкәте башлыгы Евгений Дульнев прокуратурага шелтә белдереп, “Татнефть” не тикшертә башлый. Дульнев сүзләренчә, Татарстан ширкәте үз белдеге белән аларның җирләрендә нефть таба. Әмма “Татнефть” безнең белән бернинди килешү төземәде, ди Дульнев. Рәсми мәгълүматларга караганда “Татнефть” аннан 121 миллион сум табыш алган.

“Татнефть” ширкәтендә бу хәл турында сөйләмиләр. “Татнефть-Самара”да эшләүчеләр дә: “Әлеге хәл турында берни белмибез”, диде.

“Без нефть табу белән шөгыльләнмибез. Бездә чимал эшкәртелә. Шуңа күрә, җинаять эше ачылуы һәм кемнең нәрсәдә гаепләнүе турында берни белмибез ди, ширкәт юристы.

Сергей Кандауровның “Коммерсант” ка биргән мәгълүматларына караганда, “Татнефть” җитәкчелеге белә торып җир кануннарын бозуга барган. Чөнки бер ел өчендә “Татнефть-Самара” чимал чыгару эшен башламаса, аннан нефть эшкәртә алу хокукын алырлар иде. Җирне рәсми теркәү озак вакыт таләп итә торган мәшәкатьле эш. Чөнки бу җирләр Русия федерациясенә карый. Әмма бу җирләр кадастр хисабын үтеп федерация милегенә күчерелмәгән. Шуңа күрә бу җирләрне сатып яисә арендага алу бик җиңел түгел. Ширкәт җитәкчесе рөхсәтне югалтуга караганда, штраф түләүне кулаерак күргән”, ди Сергей Кандауров.

Кайбер белгечләр исә, бу аңлашылмаучанлыкны, Самар белән Татарстанның җир бүлешү гамәле, ди. Чөнки узган елның июнь аенда ике төбәк Челно-Вершинск районы җирләренең кайсы төбәккә кертелүе хакында бәхәсләшкән.
XS
SM
MD
LG