Accessibility links

Кайнар хәбәр

Президент Гүлнең Татарстанга тарихи сәфәре


“Әлеге сәфәрем вакытында мин Русиянең иң бай төбәкләренең берсе булган Татарстанга барып, аның президенты Миңтимер Шәймиев белән күрешәчәкмен”, диде Гүл Русиягә китәр алдыннан.

12 февралдә Төркия президенты Абдуллаһ Гүлнең Русиягә өч көнлек рәсми сәфәре башланды. Ул монда Русия президенты Дмитрий Медведев чакыруы белән килде. Ике ил арасындагы мөнәсәбәтләре соңгы ун елда үсә бара. Чөнки Русия Төркиянең энергия өлкәсендә иң зур хезмәттәше. Президент Гүл сүзләренә караганда, Төркия табигый газның өчтән икесен һәм нефтьнеж якынча 25%-ын Русиядән кертә.

Дөрес, илләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең иң мөһим тармагын икътисад тәшкил итә. Энергия тармагыннан кала, Русия Төркиянең беренче сәүдә партнерына әврелде. Ягъни Төркиянең Русиягә карата экспорты импортка караганда күбрәк.

“Заман” газетасында Гүлнең Мәскәүгә очар алдыннан журналистларга әйткән сүзләре басылган. “Сәяхәтем вакытында сәяси, экономик, энергия, хәрби техник һәм мәдәни өлкәләрдә ике яклы хезмәттәшлек турында сөйләшәчәкбез”, дигән Гүл.

“Заман” газетасы “Известия” басмасы белән махсус бер кушымча да әзерләнгән. Бу мәкаләдә Гүл, Русия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләргә 500 елдан артык. Аннары СССР Төркиянең бәйсезлек сугышы вакытында Анкара хөкүмәтен таныган беренче зур көч иде, дигән.

Әмма бу сәфәр кысаларында, Төркия президентының Татарстанга баруы күбрәк кызыксындыра. Чөнки моннан элек тә Төркиянең кайбер министрлары Казанга килеп киткән иде. Әмма Төркия президенты Казанга беренче мәртәбә килә.

Президент Гүл Истанбулда Мәскәүгә очар алдыннан журналистларга биргән әңгәмәсе вакытында: “Бу сәфәр төрек президентының беренче мәртәбә Казанга баруы белән әһәмиятле”, дип белдергән иде. Ул аеруча Сочидагы кышкы Олимпия уеннары һәм Казанда узачак Универсиада өчен спорт корылмаларын төзегәндә, төрек эшкуарлары өчен дә эшләү мөмкинлеге тудырылачагына ышануын әйтте.

“Известия” газетасына биргән әңгәмәсендә Гүл болай дип белдергән: “Әлеге сәфәрем вакытында мин Русиянең иң бай төбәкләренең берсе булган Татарстанга барып, аның президенты Миңтимер Шәймиев белән күрешәчәкмен”.

Әмма Төркиянең мәгълүмат чаралары Гүлнең Татарстанга булачак тарихи сәфәренә әллә ни әһәмият бирмәде. Шулай да төрек-рус эшкуарларының интернет сәхифәсе www.turkus.com президент Гүлнең Татарстан турындагы шушы мөһим сүзләренә урын бирде. Төркиләр дөньясы турында хәбәр биреп торучы www.turkgundem.net сәхифәсендә әлегә бу сәфәр турында язучы юк. “Түрксам” исемле стратегик тикшеренүләр үзәгенең интернет сәхифәсендә, Гүлнең Русиягә сәфәре турындагы http://www.turksam.org/tr/a1584.htlm хәбәрендә Гүлнең Татарстанга баруы турында тәфсилләп язган.

“Төркиянең Русиядә пантюркистик максатларының булмавы ачыклангач, Мәскәү, төрек вәкилчелегенең Русиядәге төрки төбәкләр белән мөнәсәбәткә керүенә элеккеге кебек шөбһә белән карамый”, дип яза Синан Оган.

Бу чыннан да шулаймы, югыйсә Мәскәү Казан белән санашырга мәҗбүр булдымы, бу турыда төрле фикерләр әйтергә мөмкин.

Президент Гүл һәм төрек вәкилчелеге 15 февральдә Казаннан Истанбулга кире кайтачак.
XS
SM
MD
LG