Accessibility links

Кайнар хәбәр

Владивостокта хакимиятләргә каршы урам җыены үтте


Владивосток – Русиянең бу шәһәрендә якшәмбедә хакимиятләргә каршы протест чарасы үтте. Хәбәрчебез әйтүенчә, анда меңгә якын кеше катнашкан.

Чарада катнашучылар бәяләр артуга ризасызлык белдергән. 1 мартта үткән сайлау нәтиҗәләренә тикшерү үткәрергә, "Бердәм Русия" фиркасенең финанс чыганакларын ачыкларга таләп иткән.

Шулай ук, Русия премьер-министры Владимир Путинны урыныннан китәргә таләп иткән шигарләр яңгыраган.

Бу чараны коммунистлар партиясенең җирле бүлекчәсе оештырган дип хәбәр ителә.
XS
SM
MD
LG