Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тара шәһәрендә Фатих Кәримне искә алдылар


Фатих Кәрим кабере
Фатих Кәрим кабере

Омски өлкәсенең Тара шәһәрендә шагыйрь Фатих Кәримнең 100 еллыгына багышланган кичә оештырылды.

Мәгълүм булганча, быел гыйнварь аенда татар халкының танылган улы –шагыйрь Фатих Кәримнең тууына 100 ел тулды һәм 2009 ел “Сөембикә” журналы тәкъдиме белән Фатих Кәрим елы дип игълан ителде. Юбилейга багышланган чаралар ел буе дәвам итәчәк.

Омскида яшәүче милләттәшләребез дә Фатих Кәримнең юбилеен игътибарсыз калдырмадылар. Шәһәр татар милли мәдәни мохтарияте каршында эшләүче татар теле факультативында Фатих Кәрим истәлегенә багышланган кичә инде гыйнварь аенда ук булып узды. Шушы көннәрдә генә өлкәнең тагын бер шәһәрендә - Тарада Фатих Кәрим истәлегенә багышланган кичә оештырылды. Башлап йөрүчеләр “Нур” татар мәдәният үзәге активистлары булды. Катнашучылар Тара шәһәреннән һәм якын-тирә авыллардан килгән иделәр.

Кичә барышында Фатих Кәримнең сугыш кырында ятып калуы, Калининград өлкәсендә җирләнүе хакында әйтелде. Шагыйрь каберенә куелган һәйкәлнең 2007 елны үзгәртелеп, яңадан эшләнү тарихы искә алынды. Бу эштә зур өлеш керткән Гирфан Бахтияровның Омски ягыннан булуы да бәян ителде. “Нур” татар мәдәният үзәге җитәкчесе Илдар Маматов “Без якташыбызның шундый саваплы эш башкаруы белән горурланабыз. Яшьләребезгә бу чын мәгънәсендә үрнәк булып тора”, ди.

Татар мәдәният үзәге активистлары мәдәни юнәлештәге эшләр белән беррәттән тарихи эзләнүләр дә алып баралар. Алар шәһәр тарихы, биредә яшәгән татар сәүдәгәрләре, танылган шәхесләр хакында материаллар туплыйлар.
Айтикиннар йортында


Эзләнүләр нәтиҗәсендә 18-19-20-нче гасырларда яшәгән сәүдәгәрләрнең исемнәре, аларның җәмгыяттә тоткан урыннары хакында мәгълүматлар тупланды. “Сәүдәгәрлек белән шөгыльләнгән Айтикиннар турында күп кенә мәгълүмат табылды. Аларның кайберләренең исеме хәтта “Татар энциклопедиясе сүзлегенә кертелгән”, ди Илдар Маматов.

1772-1847 елларда яшәгән Нияз Айтикин шундыйлардан. Танылган сәүдәгәр үз акчасына мәчет-мәдрәсәләр төзегән, шәкертләргә ярдәм итеп торган, ислам дине турында китаплар язган.

“Айтикиннар яшәгән йортларның берсендә Совет хакимлеге елларында 8-нче санлы татар мәктәбе булган. Мәктәп ябылганан соң, анда кичке мәктәп эшли башлаган. Ул бүгенге көндә дә эшлэп тора. Дөрес, бина берникадәр таушалган, әмма ишекләр, ишек тоткалар, икенче катка менә торган баскычлар, бар да Айтикиннар заманынан калган”, ди Илдар Маматов.

Ул бирегә шәһәр мәктәпләренә йөрүче балаларны экскурциягә алып килә. Аларга ул Айтикиннар йорты мисалында шәһәр тарихын аңлата. “Балалар бик яраталар мондый дәресләрне. Кызыксынып тыңлыйлар, тагын да бирегә алып килүемне сорыйлар”, ди Илдар әфәнде.

Тара шәһәренең татар җәмәгатьчелеге әлеге бинаны татарларга кайтаруларын сорап шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать иткән. “Шәһәр хакимияте бинаны бирергә каршы түгел”, ди Илдар Маматов. Әмма бина татар оешмасы карамагына күчсә, аны тәртиптә тоту чыгымгнары барсы да оешма, яисә химаячеләр өстенә төшә. “Әлегә безнең андый чыгымнарны капларлык акчабыз да, аны үз өстенә алырлык химаячеләребез дә юк. Бәлки киләчәктә берәр бай кеше табылыр, бәлки дөнья уңай якка үзгәрер”, дигән өмет белән яши Илдар әфәнде.
XS
SM
MD
LG