Accessibility links

Кайнар хәбәр

“УНИКС” баскетболчылары музейда


Татар түбәтәе кигән баскетболчы Тарик Кирксей Әби патша арбасы янында
Татар түбәтәе кигән баскетболчы Тарик Кирксей Әби патша арбасы янында

Милли музей күренекле спортчыларны чакырып яшьләрне дә үзенә күпләп китерергә тели.

Крешимир Лончар “УНИКС”ның иң озын буйлы уенчыларының берсе. 2 метр да 10 см ул. Казанга килүенә ярты ел гына узса да, Татарстан башкаласын үз иткән. Милли музейда бер тапкыр булган инде. Бу аның икенче килүе икән.

Крешимир Лончар бәйләргә дә өйрәнде
“Үзем уйнаган шәһәрләрдә мин булдыра алган кадәр барсын да карап чыгарга тырышам. Мине ул шәһәрнең тарихы, кешеләрнең элек ничек яшәүләре кызыксындыра”, ди Хорватиядән килеп “УНИКС”та уйнаучы баскетболчы Крешимир Лончар. Ул такым уенчыларыннан да, тренердан да һәм әлегә Татарстан башкаласында яшәвеннән дә бик канәгать. Шәһәрдәге татар мохиты да сизелә, ди ул. Милли ашлардан, сарык итеннән әзерләнгәннәрен үз иткән. Исәбе 2 еллык килешү-контрактның ахырына кадәр уйнау.

“УНИКС”такымының төп төркемендәге 14 уенчы арасында тагын чит илләрдән Кушма Штатлар, Франция, Беларус вәкилләре бар. Чит ил уенчылары яртысы диярлек. Бер генә татар егете дә юк.

Алексей Жуканенко
Баскетболчы Алексей Жуканенко менә 5 ел инде Казанда. Тумышы белән Алматыдан ул. Аның әйтүенчә, төп төркемдә татар егетләре булмаса да, икенче төркемдә 4әү бар икән. “Әгәр бик тырышып уйнасалар, аларның төп төркемгә эләгү мөмкинлеге бар”, ди егетләр.

Баскетболчылар үзләре, “УНИКС”та татар егетләре уйнамаса да, такым Татарстан горурлыгы дип белдерә. “УНИКС” яңа гына, февраль аенда, Русия кубогын откан. Исәпләре Русия чемпионатында “көмешле” булу.

Баскетболчылар Милли музейда Болгар дәүләте, Казан ханлыгы, Явыз Иван яулап алганнан соң булган тарих белән дә танышты. Уенчылар экспонатларга хәйран калса, музей карарга килгәннәр баскетболчыларга исләре китте.

Баскетболчыларны чәк-чәк белән каршы алдылар
Милли музей мөдире Гөлчәчәк Нәҗипова әйтүенчә, күренекле спортчыларны китереп, алар артыннан яшьләрнең дә күбрәк музейга йөрүенә ирешү.

“Алга таба “Ак Барс”, “Рубин” һәм башка спорт такымнарын монда китерергә исәп. Яшьләр музейга төрле кеше йөргәнне күрсен”, ди Нәҗипова. Аның әйтүенчә, “УНИКС” такымын Милли музейга китерү җиңел генә булмаган. Шалтыраттың да, килделәр түгел икән шул. Ике айга якын сөйләшүләр алып бардык, ди Нәҗипова.

Мили музей халыкны төрле юллар белән үзенә җәлеп итергә тырыша. Туйлар һәм туган көннәр дә үткәрә башлаган алар. “Табыннары өйләрендә кала, әлбәттә. Монда бөтенсе кунаклары белән бергә килә. Уйныйлар, көләләр. Татар йолалары һәм шулай ук баллар да үткәрәбез. Истәлеккә калсын өчен тырышабыз инде”, ди Нәҗипова. Бу үзенә күрә янчык бөтәйтү ысулы да булып тора.

Уенда туп булса, музейда ук һәм җәя
Бу көннәр финанс мәсьәләсенә килгәндә, алай җәелеп китә торган вакытлар түгел. Кризис “УНИКС” баскетбол такымын да, читләтеп үтмәгән, мөгаен. Такымның баш тренеры Ацо Петрович та алга таба хәлләр узган елгы кебек үк җиңел булмасын аңлый. “Клуб президенты финанс кыенлыгы мәсьәләсен чишү юлларын эзли. Ул да, алга таба хәлләр җиңел булмаячак, дип белдерә. Әлегә кадәр бернинди тоткарлыклар да булмаган иде”, ди тумышы белән Белградтан булган Ацо Петрович.
XS
SM
MD
LG