Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дилмөхәмәтовтан хәбәр юк


Айрат Дилмөхәмәтов
Айрат Дилмөхәмәтов

Атасы Әхнәф Дилмөхәмәтов хәбәр итүенчә, 30 мартта аның улын, билгеле җәмәгать эшлеклесе, “Мәйдан” исемле бәйсез гәзит мөхәррире Айрат Дилмөхәмәтовны ФСБ хезмәткәрләре алып киткән һәм шуннан соң аңардан бер нинди дә хәбәр юк.

Башкорт гыйсьянчысы Айрат Дилмөхәмәтов шушы елның 1 февралендә Уфада “Ислам милләте” дип аталган иҗтимагый оешма төзеп үзен яңа оешманың әмире дип игълан иткән иде. Айрат әфәнденең 2009 елның 3 февралендә үткәргән матбугат конференциясендә әйтүенә караганда, “Ислам милләте”нең төп максаты мөселманнарны сәяси мәйданга алып чыгу.

2005 елның мартында Башкортстан президенты бинасы янында үткән митингта ясаган чыгышы өчен, Дилмөхәмәтов экстремизмда гаепләнеп ике елга шартлы рәвештә хөкем ителде. Икенче тапкыр, 2006 елны Айрат Дилмөхәмәтовны “Провинциальные вести” гәзитендә ничек итеп хакимиятне бәреп төшерергә өйрәткән материаллар бастырганы өчен шартлы рәвештә хөкем иттеләр.

“Мәйдан” гәзитендәге мәкаләләре буенча Башкортстан прокуратурасы күптән түгел җинаять эше ачарга ниятләве турында белдергән иде. Ул мәкаләләрдә Кремльнең икътисади сәясәте каты тәнкыйть утына тотыла, милли сәясәте импиячыл дип бәһалана
XS
SM
MD
LG