Accessibility links

Кайнар хәбәр

Американнар “КамАЗ”да


ике ширкәт вәкилләренең очрашуы
ике ширкәт вәкилләренең очрашуы

Чаллыда “КамАЗ” ачык акционерлык җәмгыяте һәм “Камминз Инкорпорейтед” җитәкчеләре очрашып сөйләшүләр үткәрделәр.

АКШ компаниясе делегациясен директорлар шурасы рәисе Теодор Мэтью Солсо һәм президенты Том Лайнбергер җитәкләде. “КамАЗ” тарафыннан генераль директор Сергей Когогин, аның урынбасарлары Юрий Клочков, Ирек Гомәров һәм завод директорлары катнашты.

КамАЗ матбугат үзәге мәгълүматларыа караганда, автомобильләр заводында хуҗалар һәм кунаклар баш конвейерны һәм кабиналар җыю конвейерын карап чыккан.

Шуннан соң алар “КамАЗ-Дизель”гә юнәлделәр, аның төп бинасында ике як катнашындагы уртак ширкәт – ”Камминз Кама” ябык акционерлык җәмгыятенең җитештерү куәтләре урнашкан. Бу ширкәтнең Чаллыда эшли башлавына ике ел тулды инде. Аны Дмитрий Якубовский җитәкли.

Былтыр “КамАЗ”да җитештерелгән 47 мең автомобиленең 12 меңенә “Камминз” моторлары куелды. Баштарак ширкәт, “Камминз”ның Кытайдагы заводында җитештерелә торган детальләрне кайтартып, моторларны җыеп бетерү белән генә шөгыльләнде, хәзер инде биредәге локализация 95 процентка җиткән, ягъни детальләрнең шулкадәр өлеше “Камминз Кама”ның үзендә җитештерелә.

Бу экскурсия тәмамлангач, яклар “КамАЗ” җитәкчелегендә сөйләшүләр үткәрделәр, үзара хезмәттәшлекне тагын да үстерү мәсьәләләре каралды. Сөйләшүләрдән тәмамлангач, “Камминз Инкорпорейтед” директорлар шурасы рәисе Теодор Мэтью Солсо белдерү ясады:

“Икътисади кризиска карамастан, “Камминз” һәм “КамАЗ” уртак ширкәткә зур күләмдәге инвестицияләр кертүне дәвам итәчәкләр. Миңа сезнең эшчеләрнең һәм хезмәткәрләрнең күтәренке рухлы булуы бик ошады, алар киләчәккә өмет һәм ышаныч белән карыйлар”, диде.

“Русия премьер-министры ГАЗ ширкәте төркеменә 10 миллиард сум вәгъдә иткән иде. Бу акча яңа моторлар ясауга китәр дип уйланылды. Хәзер инде акча бирүче ВЭБта 10 миллиард сумны “КамАЗ-Камминз” уртак ширкәтенә бирү ихтималы карала. Банк акчаны ГАЗгамы, КамАЗгамы бирү вәзгыятен өйрәнә”, дип яза “Ведомости” гәзите.
XS
SM
MD
LG