Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанның Киров районында яңа хакимият башлыгы


Казан шәһәр хакимиятенең балалар һәм яшьләр комитеты рәис урынбасары Дамир Фәттахов шәһәрнең Киров районы хакимият башлыгы итеп билгеләнде.

29 яшьлек Фәттахов Русия эчке эшләр министрлыгының Юридик институтын тәмамлаган.

Заманында ул Шаяннар һәм тапкырлар клубының мәшһүр Дүрт Татар төркмен җитәкләгән иде.

Киров районының элекке башлыгы, 37 яшьлек Айрат Нуретдинов Татарстанның җир һәм милек мәсьәләләре министры урынбасары итеп билгеләнде.
XS
SM
MD
LG