Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар теле өчен кампания көчәя бара


Имзаларны санаганда оештыручылар рәсми кәгазь бланкларга өстенлек бирергә җыена, әмма интернеттагы тавышларны да игътибарсыз калдырмаячак.

Бу көннәрдә активистлар Казан урамнарында рәсми кәгазьләр тутыртып имзалар җыя. Шулай ук, төрле кешеләр Бөтендөнья татар яшьләр форумы бюросына килеп шушы кәгазьләрне өйдә, эш урынында тутырырга алып китәләр, ди "Үзебез" хәрәкәте координаторы һәм форум бюросы җитәкчесе Руслан Айсин.

Татарстаннан читтә эшләүче татар оешмалары да үз төбәкләрендә имзалар җыя. Аннан соң алар бу кәгазьләрне почта аша Казанга, "Үзебез" хәрәкәтенә яки Бөтендөнья татар яшьләр форумы бюросына җибәрергә тиеш була.

Шул арада икенче дәүләт теле кампаниясе интернетта җәелә бара.

Facebook челтәрендә төркем оештырылды, татар телен Русиядә икенче дәүләт теле итү идеясы социаль челтәрләр аша бөтен дөньяга таратыла башлады. 48 сәгать эчендә бу төркемгә 100 кеше килеп кушылды.

Belem.ru сәхифәсендә әлегә 300-гә якын тавыш җыелган, шулай ук uzebez.org сайтында да тавыш бирү бара.

Аларда шушы чараның рәсми бланкын да бастырып алып була, исем, фамилияләрне язып рәсми тавыш бирергә мөмкинлек бар.

Tatclub.net сайтында да фикер белдерү башланган.

Azatliq.org сәхифәсендәге сораштыруда да ике көн эчендә 100-дән артык кеше тавыш биргән.

Руслан Айсинның әйтүенә караганда, бу интернеттагы тавышлар акциягә нәтиҗә ясалганда игътибарга алыначак. Шушы интернеттагы тавыш бирү нәтиҗәләре Русия Думасына җибәрелергә тиешле аналитик кәгазьләргә керәчәк, ди ул.

Бу мәгълүматлар татар теленә Русиядә икенче дәүләт теле статусын бирү турында кануный инициатива белән чыгарга нигез бирәчәк, дип аңлатты Айсин.

Барлыгы бу кампания барышында 100 мең имза җыярга исәплибез, ди "Үзебез" хәрәкәте координаторы. Әлегә 6-7 мең кәгазь бланк җыелган. Шулай ук Русия төбәкләрендә татар яшьләр оешмаларыннан рәсми кәгазьләр килә башлады, ди ул.

Оештыручылар бу акциягә 2009 ел ахырында йомгак ясарга уйлый, әмма соңыннан да аны дәвам иттерергә план кора.
XS
SM
MD
LG