Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурлылар Риза Фәхретдин юбилеен билгеләде


Мирхәйдәр Фәйзи исемендәге Оренбур татар дәүләт драма театры залында “Оренбур татарларының тарихы һәм этник мәдәнияте, Риза Фәхретдин тууына 150 ел” исемле төбәкара фәнни – гамәли конференция үтте.

Әлеге җыенның төп оештыручылары – шәһәрнең Хөсәен Ямашев исемендәге татар китапханәсе булды. Пленар утырыш татар театрында башланса, 4-нче секцион утырыш китапханәдә тәмамланды.

Пленар утырышта Оренбур галимнәреннән тыш Казан, Әлмәт кунаклары да катнашты. Һәрбер кунакка Оренбурда Риза Фәхретдин исеме белән бәйле булган урыннар турында язылган һәм фотосурәтләре белән махсус әзерләнгән юлкүрсәткечләр тапшырылды.
Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының баш референты Ильдар Мингәрәев конгресс исеменнән, өлкәнең татар авыллары китапханәләренә меңнән артык китап алып килде.

“Мондый конференция үткәрү үзе бер зур вакыйга. Казанда Риза Фәхретдингә багышланган китапның тәкъдим итү кичәсе үтәчәк. Татарстаннан читтә яшәүче татарларның андый галимнәрне онытмаулары - татар дөньясына зур бәя бирү дип уйлыйм”, диде конгресс вәкиле.

Әлеге җыенга һәрбер төбәк үз өлешен кертте. Мәсәлән, шәһәрнең Сөләймәния мәчетендә абыстай вазифасын үтәүче Гөлфәридә абыстай Әбүбәкерова шәкерте белән бергә Риза Фәхретдинга багышлап зур альбом эшләгән.

Шулай итеп, берничә ай элек, галимнең 150 еллыгына башланган хәзерлек эшләре фәнни-гамәли конференция белән тәмамланды. Конференция карарларының берсендә – галим яшәгән йорт урамына Риза Фәхретдинов исемен бирергә дип тәкъдим ясап имзалар да җыйдылар. Ләкин шунда ук “Шәһәр урамнарының исемнәрен үзгәртмәү турындагы карарны кабул иттеләр инде”, дип халыкны туктатып та куйдылар.
XS
SM
MD
LG