Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көмәнле икәнен дә сизмәгән


Бу дөньяда нинди генә кызыклы һәм гыйбрәтле хәлләр булмый?

Уфада яшәүче 35 яшьлек бер ханым 9 ай буе үзенең йөккә узуын да сизмәгән. 6 май кичендә үз фатирында тулгак тота башлагач, ханымның гаҗәпләнүенең чиге булмый. Табибларга шалтыратып та өлгерми, күз ачып йомганчы, фатирында бәбине дөньяга китереп тә куя ул. Шуннан соң гына табибларга телефоннан ни булганын шалтыратып әйтә ул.

Ашыгыч ярдәм машинасы табиблары, фатирда беренче ярдәмне күрсәткәч тә, аптырап калган бәхетле ханымны башкаланың 3нче санлы бала табу йортына озата.

Тугыз ай буе үзенең йөкле икәнен дә сизми йөргән ханым моңа кадәр дә 3 балага гомер биргән. Башка балаларын бала тудыру йортында дөньяга китерүен әйтә ул. Гаҗәеп анага табиблар үзләре дә шаккатып карап торган.

“Кайбер хатыннар, бала вакытыннан алда тумасын өчен, айлар буе дәваханада сакланып ятарга мәҗбүр, ә бу ханым карынында бала йөрткән ханымнарга хас интегүләрне дә сизмәгән”, ди табиблар. Әлеге хәлне алар, дүртенчегә бәби тапкан ханымның дәү гәүдәле булуы белән дә бәйләп карарга кирәктер, ди.
XS
SM
MD
LG