Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әл-Әзһәр дипломын кемнәр ала?


РИА новости агентлыгы экиле Радик Амиров, Рушан хәзрәт Әббәсов, Могамед Албогачиев
РИА новости агентлыгы экиле Радик Амиров, Рушан хәзрәт Әббәсов, Могамед Албогачиев

Мисырда Әл- Әзһәр университеты студентларын тоткарлау һәм илдән сөрү хәбәрләре уңаеннан, РИА-Новости мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуы узды.

Журналистлар белән очрашырга Русиянең мөфтиләр шурасы халыкара департамент җитәкчесе Рушан хәзрәт Әббәсов, шулай ук Төньяк Кавказ мөселманнарының координация үзәге вәкиле Могамед Албогачиев килгән иде.

Мисырда студентларга карата күрсәтелгән ул башбаштаклыкта хәкимиятләрнең гәебе булса да, төп гәеп студентларның үзендә дип белдерделәр дин белгечләре. Рушан хәзрәт Әббәсовның әйтүенә караганда, Әл-Әзһәрдә укучыларның күбесе махсус юллама белән килүчеләр түгел, бары тик турист буларак виза алып шунда укырга дип калучыларны тәшкил итә икән.

Аларның виза мөддәте күптән чыккан. Ләкин шул ук вакытта рөхсәтләре булганнар белән рөхсәтсез яшәүчеләрне дә бергәләп ябып куюлары - монысы хәкимиятләр гаебе, диде Рушан Хәзрәт.

“Рөхсәтсез укып йөргәннәр арасында бернинди башлангыч дини белеме булмаганнар да булган. Алар унар ел буе бер аят өйрәнә алмый интегә. Аннары алар берничә ел укып йөргәннән соң, Русиягә кайтып үз фикерләрен тарата башлыйлар. Үзләрен башкалардан өстен куеп, дин галимнәренә каршы чыгалар. Ә чынлыкта гәрәпчәне дә белмәгән, Коръән укырга да өйрәнә алмаган наданнар булып кала бирәләр”, диде Рушан хәзрәт.

Март аеда гына Рушан хәзрәт Әл -Әзһәр университеты ректоры белән рәсми очрашу уздырган. “Алар үзләре дә бүгенге көнгә кадәр Дагыстан, Башкортстан, Татарстан республикаларын Русия эчендәге дип түгел, Казакъстан, Кыргызстан кебек Русиядән бәйсез булган илләр дип таныганнар икән. Без алар белән Әл- Әзһәргә укучылар кабул иткәндә безнең юлламалар белән генә кабул итү турында меморандум төзәргә килештек. Хәзер безнең анда үз вәкилебез бар. Берәр төрле аңлашылмаучанлык килеп чыкса, безнең вәкил студентларның мәнфәгатен кайгыртачак.

Әгәр дә инде кемдер Мисырга барып, югары уку йортында белем алырга тели икән, ул башта Русиядә нинди дә булса дини уку йортын тәмамларга тиеш. Бары шуннан соң гына без аңа югары уку йортына юллама бирәчәкбез”, диде Рушан хәзрәт.

Мысыр хакимиятенең рөхсәтсез илгә керүчеләрне ачыклау чарасына Кавказдан килгән укучылар эләккән. Алар арасында Татарстан, Башкортстаннан килүчеләр юк. Хәлбүки, алар анда укысалар да. Бу хакта Төньяк Кавказ мөселманнары вәкиле Могамед Албогачиев аңлатма бирде:

«Без хәзер рәсми сөйләшүләр алып барабыз. Әгәр дә инде кайберәүләрне өйләренә куалар икән, димәк шулай кирәк. Әле калганнары арасында да безнең укучылар күп. Безнең укучылар шулай ук Согуд Гарәпстанында, Суриядә, Малайзиядә дә укый. Ләкин ул илләрдә мондый хәлләрнең булганы юк. Чөнки ул илләр укучыларны бары тик безнең юлламалар белән рәсми кабул итәләр», диде Могамед Албогачиев.

Шунысын да әйтергә кирәк, ничә еллар дәвамында Әл-Әзһәр университетында Русиядән меңәрләгән кеше укып йөрсә дә, Әл- Әзһәр дипломын алучылар бармак белән генә санарлык.
XS
SM
MD
LG