Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Шүрәле” Петербурга кайтты


Болындагы Сабантуй тәмамланганнан соң халык Петербурның Мариин театрына ашыкты. Анда Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетының премьерасы күрсәтелде.

Ленинград өлкәсендәге Сярьга авылына Нева буе шәһәрендә һәм якын-тирә районнарда яшәүче меңнәрчә кеше гаиләләре белән бәйрәмгә җыелды. Аларны Сабантуй белән котларга дип Петербур губернаторы Валентина Матвиенко, Татарстан Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан премьер-министры урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева, Башкортстан мәдәният һәм милли мәсьәләләр министры Илдус Илишев җитәкчелегендәге республика вәкилчелекләре килде.

Республика парламенты башлыгы Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан җитәкчелеге исеменнән бәйрәмгә җыелган барча халыкны котлады. Аның әйтүенә караганда, Төньяк башкалада яшәүче күпмилләтле халыклар гаиләсендә татарлар ихтирамга лаек урын алып тора.

Сабантуйда катнашкан Петербур губернаторы Валентина Матвиенко: “Сабантуй – татар һәм башкорт халыкларының иң яхшы милли гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен саклау үрнәге булып тора”, диде.

Мариин театры залы

2005 елдан башлап Петербурда Сабантуй бәйрәме гомумшәһәр чарасы булып уздырыла. Монда татар һәм башкорт халыклары гына түгел, ә Төньяк башкалада яшәүче башка милләт кешеләре дә бик теләп катнаша.

Бәйрәмдә гадәттәге милли һәм спорт ярышларыннан кала, татар авылы һәм башкорт тирмәсен тәкъдим итү чарасы узды. Монда кунаклар милли ризыклардан авыз итеп, милли уеннарда катнашты.

Болындагы Сабантуй тәмамланганнан соң исә катнашучылар Петербурның Мариин театрына ашыкты. Анда Фәрит Яруллинның “Шүрәле” балетының премьерасы күрсәтелде.


Композитор Фәрит Яруллинның мәшһүр әсәре 59 елдан соң бу сәхнәгә кабат әйләнеп кайтты. 1950 елда ул чактагы Киров театрында әсәр “Али-Батыр” исеме белән куелган булган. Бу премьерадан соң беренче татар балеты дөньяда уңыш казана. Ул Советлар Союзында, Румыния, Чехословакия, Польша, Мексика, Германия һәм башка илләрнең танылган опера һәм балет театрларында сәхнәләштерелә.

Петербур театры сәхнәсендә “Шүрәле”не яңача кую – “Ак төн йолдызлары” XVII Халыкара фестивальнең иң күренекле вакыйгаларының берсенә әйләнде. Татар халык әкиятләренә нигезләнеп язылган балет белән Мариин театры җитәкчесе Валерий Гергиев дирижерлык итте. Балетта партияләрне исә Евгения Образцова (Сөембикә), Денис Матвиенко (Али-Батыр), Александр Сергеев (Шүрәле) башкарды.

Театр тәмамланганнан соң бу артистлар Татарстан мәдәният министрлыгының туш тамгалары белән бүләкләнде. Шунда ук Мариин театры җитәкчесе Валерий Гергиевка “Фидәкарь хезмәте өчен” медаль тапшырылды. Балетны яңадан сәхнәләштергән баллетмейстерлар төркеме дә игътибардан читтә калмады. Борис Брегвадзега, Татьяна Тереховага, Реджепмырат Абдыевка, Нина Уховага, Вячеслав Хомяковка Татарстан дәүләт шурасының рәхмәт хатлары бирелде.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренә караганда, Габдулла Тукай әсәре буенча күренекле татар композиторы Фәрит Яруллин музыкасына язылып, Мариин театры сәхнәсенә чыккан “Шүрәле” балеты татарстанлылар өчен – гаять зур горурлык һәм милли мәдәниятебезне тануга дәлил ул.
XS
SM
MD
LG