Accessibility links

Кайнар хәбәр

Аmnesty International Израил һәм Хамасны гаепли


Аmnesty International хокук яклау оешмасы Израилне йөзләрчә тыныч фәләстин кешесен үтерүдә, меңләгән кешенең йортын җимерүдә гаепләде. Хокук яклау оешмасы Израилне артиллерияне, ак фосфорны, башка көчле коралларны кешеләр күпләп яшәгән районнарда кулланмаска чакырды. Аmnesty шулай ук Израилне утка тоткан өчен Хамас төркеменә тәнкыйть белдерде. Бу да сугыш җинаяте итеп сурәтләнә. Гәззә рәсмиләре мәгълүматларына караганда, соңгы сугышта 1400 фәләстин кешесе үлгән. Алардан 900 кеше тыныч халыкта булган.
XS
SM
MD
LG